Зигангараева Динара
08.08.2018
Каймакова Анна
08.08.2018
Показать все

Зиятдинова Венера

Камско-Устьинский район, с.Большие Кляри

Место работы: методист Большекляринской сельской библиотеки

Супруг: Зиятдинов Ильшат, водитель ООО «Кооператор»

Дети: Фидаиль (24 года), Гелюся (22 года), Фаниль (18 лет), Гулина (16 лет), Фанзиль (14 лет), Фаяз (11 лет), Фазыл (6 лет), Ильдан (4 года)

Девиз семьи: Вместе мы сила!  - Бердәмлектә көч!

Жизненное кредо: Быть лучше, чем вчера.

Мин үземнең балаларым белән горурланам.Әни булуым белән горурланам.

Минем тормышымда үрнәк алып яшәрлек кеше тележурналист Гөлнара Зиннатуллина. Кечкенәдән үк аның телевизор экраныннан йомшак тавыш белән сөйләп тапшырулар алып баруын ошата идем.Ул мине бер сихри дөньяга алып кереп китә, аның геройлары белән яши башлыйсың.Берара Гөлнара ханым югалды.Баксаң, ул авырып киткән... Шулай да ул көчле рухлы ханым яңадан күп авырлыкларны җиңеп чыкты. Авыр чакларында гаиләсе, халык аңа терәк булды.

Мин кешеләрдә дөреслекне яклаучы,юмарт, акыллылык сыйфатларын өстен күрәм.

Яраткан афоризм:

  1. Кеше булган кешенең һәр нәрсәдә эше бар.
  2. Көл булмыйча гөл булып булмый.

Ватан минем өчен үземнең йортымнан башлана.Минем ишек алдым, минем урам, минем авыл, мин сулаган һава, урман, кырлар... Һәм минем гаиләм.

 «Жизнь замечательной семьи Зиятдиновых»

Мин гаиләм белән көчле

Балалар – тормыш чәчәге дип юкка гына әйтмиләр. Балаларның шат авазы яңгырап торса, йорт күңелле дә, матур да. биредә гайбәткә дә урын калмый. Бүгенге көндә алтын таулар вәгъдә итсәләр дә, минем кебек күп бала табучы аналар сирәк шул.

Безнең гаилә 1993 елның август аенда барлыкка килде. Мин урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Олы Кариле авыл китапханәсенә китапханәче булып эшкә урнаштым.Үземнән 10 яшькә өлкән егет миңа күз атар дип кем уйлаган. Ул вакытта бит китапханәгә кеше күп йөри,менә шунда танышып та киттек, авыл да зур, үзебездән өлкән егетләрне танып та бетермибез.Менә шулай өч ел буе китапханә юлын таптап йөри-йөри мәхәббәт җепләре дә үрелгән күрәсең. 1994 елда беренче балабыз – улыбыз туды. Исем сайлау кыенрак булды. Әле бу исемне ошатмыйлар, әле тегесен. Мин Ринат Мөхәммәдиевның "Кенәри-читлек кошы" әсәрен укыганда Фидаил исеме бик ошаган иде. Куркып кына шул исемне әйттем. Барысы да ошатты, авылда да юк! Беренче баланы кулга алганда туган тәэсирләрне сөйләп тә, аңлатып та бетереп булмас. Ике елдан кызыбыз Гөлүсә туды. Тора бара гаиләбез тагын да ишәйде. Бер-бер артлы Фәнил, Гөлинә, Фәнзил, Фаяз, Фазыл, Илдан туды.

Балалар – безнең байлыгыбыз. Кияүгә чыкканда күп балалы ана булырмын дип уйламаган идем. Дөресен генә әйткәндә, кайнанам Җәмилә һәрвакыт "һәр бала үз ризыгы белән туа" дип әйтә килде. Балаларны карау, тәрбияләүдә ул минем төп ярдәмчем, киңәшчем, терәгем булды. Аңа хөрмәтем, рәхмәтем бик зур. Кызганычка каршы, әни былтыр бакыйлыкка күчте. Хәзер дә әнине бик сагынам. Тәмле итеп чәй эчүләребез дә күз алдымнан китми. Кечкенә балаларым бигрәк тә юксыналар дәү әниләрен. Дәү әтиләре, Линар да, балалар өчен үлеп тора. Әтиләре, Илшат та,  бик ярата аларны. Әтиләре эштән кайтканны балалар көтеп торалар, йөгереп каршы чыгалар. Кемдер эшендә югары нәтиҗәләргә ирешеп, үзен бәхетле тоя, кемдер исә бәхетне гел акчада гына күрә, ә безнең бәхетебез балаларда. Кичләрен бергәләп дәрес хәзерлибез, китап укыйбыз, башваткычлар чишәбез, уңышларыбыз өчен шатланабыз. Балалар янәшәсендә үзеңне шау-шулы вакыт дәрьясында аккандай хис итәсең. Бу елгада борылышлар да, текә таулар да-барысы да бар.

Без  бик иҗади гаилә. Авылдагы, райондагы мәдәни чараларның үзәгендә кайнарга тырышабыз. Республика күләмендәге бәйгеләрдән дә читтә калмыйбыз. Һәрвакыт эзләнүдә,үсештә без.

Добавить комментарий