г.Азнакаево

Место работы: режиссер районно-городского дома культуры

Супруг: Зарипов Марат, водитель ООО «Стрела - М»

Дети: Эмиль (7 лет), Адель (3 года)

Девиз: Минем гаилэм – яшэу чыганагым!

Жизненное кредо: Жить и радоваться жизни! Быть благодарной Всевышнему за ниспосланную жизнь.

Чем я горжусь больше всего? – Я горжусь своей семьей и детьми.

Какие 3 главные качества в человеке я ценю? – честность, воспитанность, искренность

Какое напутствие я дала бы своим детям на будущее? – не бояться трудностей, учиться дорожит каждым мгновением жизни и быть благодарным за все, уважать взрослых.

Каких принципов я придерживаюсь в своей семье?  Быть честным  по отношению своим  родным, близким и коллегам. Относиться с заботой к семье.

Моя семья дает мне прежде всего …вдохновение, поддержку, заботу и покой.

«Жизнь замечательной семьи Зариповых»

Кыш ул – иң матур ел фасылларының берсе. Бөтен дөньяны ап-ак, җем-җем итеп торган кар каплый. Әммә 2008 елның декабрь аенын уртасына җитәргә күп вакыт калмаса да, табигатьтә аклык күренмәде. 12 декабрьнең иртәнге таңында, әйтерсең лә Ходай тәгалә үзе сөю тулы йөрәкләребезнең бергә кушылуын хуплап, үзенең хәер фатихасын биреп, бөтен дөньяны  ап-ак карга күмгән иде. Нәкь менә шушы көнне без ир белән хатын дип игълан ителдек, законлы рәвештә кәгазьләргә кул куйдык.

Шушы көннән башлап ун ел вакыт сизелми дә үтеп киткән. Хәзерге вакытта әти-әниләрне тигез күреп, хөрмәт итеп, туганнар белән дус-тату яшибез. Ике малай устерәбез: олы улыбыз Эмильгә – 7 яшь. Ул 1 сыйныфка укырга керергә әзерләнеп йөри, кече улыбыз Адельгә – 3 яшь. Ул бик яратып балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөри.

Тормыш иптәшем Марат шофер булып эшли. Гомер узган саен бер-беребезгә ихтирамыбыз тагын да арта, мәхәббәтебез көчәя. Бергә аңлашып, матур итеп, киләчәккә бурычлар куеп, шул бурычларыбызны чынга ашырып тормыш юлыннан атлыйбыз. Борынгылар әйткән: ир кеше өй салырга, агач утыртырга, малай алып кайтырга тиеш дигән. Агачларын утыртты, малайларын алып кайттык, бүгенгесе көндә Ходайның рәхмәте белән без үз йортыбызда яшибез. Ә үзем мин иремне һәрвакыт ачык йөз белән, тәмле ризыкларым белән каршы алам.

Иремнең миңа терәк булуын һәр адымында сизеп торам. Мәдәният өлкәсендә эшләү җинелләрдән саналмый, барлык бәйрәмнәрдә көн дими, кич дими без халыкка хезмәт итэбез. Шушы тынгысыз хезмәттә, минем иҗатымда тормыш иптәшем Маратым ярдәмгә килә. Ул булганга, ышанычлы булганга, мин тыныч күңел белән бар көчемне хезмәтемә юллыйм.

Буш вакытларымда мин топиарийлар ясарга яратам һәм инде мин үземнең иҗади җимешемне туган көннәрдә әниләргә, туганнарга, дусларга бүләк итәм.

Җәйнең иң матур көнендә районыбызда «Җиләк жыю» бәйрәме уздырыла. Бу бәйрәмдә бездә берничә ел инде гаиләбез белән бик теләп һәм яратып катнашабыз. Бүгенге көндә бу бәйрәм безнең  гаилә өчен күңелебездә якты матур хатирәләр уята торган традициягә әйләнде.

Бергә ял вакытлары туры килгәндә, безнең гаилә өчен чын бәйрәм. Ул көннәрне без, кызыклы, файдалы итеп уткәрергә тырышабыз, җәй көннәрендә балалар белән бергәләшеп җиләк җыярга, су коенырга, урманга төрле уләннәр җыярга, балыкка йөрергә, ә көзләрен гөмбәгә йөрергә яратабыз. Кыш көне без бергәләшеп чаңгы шуабыз. Гомумән, һәр ел фасылынын матурлыгын, гүзәллеген күреп, табигать белән аралашып, тормыштан тәм табып, балаларыбызга үрнәк булып, әти-әниләребезгә терәк булып, туган илебезгә хезмәт итеп, яшәргә тырышабыз.

Добавить комментарий