Валеева Венера
08.08.2018
Габидинова Гулюса
08.08.2018
Показать все

Валеева Земфира

Алексеевский район, с.Подлесная Шентала

Место работы: директор Подлесно-Шенталинского СДК

Супруг: Валеев Рамиль, продавец

Дети: Эльвира (33 года), Раниль (14 лет), внуки: Сельвина (10 лет), Ралина (8 лет), Ильзат (1 год)

Моё жизненное кредо: Моя семья – мое богатство

Чем вы гордитесь больше всего? Своей семьёй. Моя самая главная гордость и самое главное моё достижение – это моя семья!!!

Как сделать счастливыми своих близких? Их надо любить, ценить, уважать, радовать, быть хорошей хозяйкой, поскольку домашний уют создает именно женщина.

Что бы Вы посоветовали молодым людям для создания крепкой семьи?

Молодым людям для создания крепкой семьи я посоветовала бы мудрости и

терпения, чувства уважения друг к другу, чувства ценности к семейным

обычаям и традициям.

На что похожа ваша семейная жизнь? Одно большое бьющееся сердце пылающее огнем страсти и любви.

Какие 3 главные качества в человеке Вы цените? Ответственность, целеустремленность, честность.

 «Жизнь замечательной семьи Валеевых»

Минем гаиләм - минем терәгем.

Гаилә – кеше өчен иң мөһим, иң

җаваплы эш. Гаилә кешегә бәхет

китерә, ләкин һәр гаилә, беренче

чиратта дәүләт күләмендә

мәгънәгә ия булган зур эш булып тора.

А.С.Макаренко.

Гаилә сүзен әйткәч, үзебезнең иң якын, иң кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне, безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәбез.

Гаилә – ул бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә - ул олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

Минемчә, гаилә нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык, тату дигән сүз. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә төшенчәсен мин ничек аңлыйм соң? Минемчә, ул борынгы гореф-гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә, көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында да үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгын саклау да, һәр эшне теләп һәм яратып башкарырга күнегү дә, үз өеңдә башкаларныкыннан аерылып торган рухи халәт урнаштырыруда, буш вакытны файдалы итеп оештыруда һәм башка күп сыйфатларда чагылыш таба.

Бу заманда, һәр кешегә кайтып сыенырлык ныклы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый. Гаиләне учак белән тиңлибез. Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә, ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар.

Мин үземнең бәхетле һәм тату гаиләм турында сөйлисем килә. Без гаиләдә дүртәү. Тормыш иптәшем Рамил – дөньяда иң йомшак күңелле һәм иң игелекле кешеләрнең берсе. Мин Урманасты Шынталысы авылы мәдәният йортында мөдир булып эшлим. Эшемне бик яратып башкарам. Бу һөнәргә тартылу – балачак хыялым. Мәктәп елларыннан бирле мин – сәхнәдә. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар-гаиләнең көзгесе. Мәхәббәт җимешләребез – кызыбыз һәм улыбыз – безнең олы өметебез һәм таянычыбыз.  Кызыбыз Эльвира үзе дә гаиләле. Әлеге гаиләдә берсеннән-берсе матур, тәүфыйклы өч бала үсеп килә. Улыбыз Рәнил 9 сыйныф укучысы.  Ул һәр эштә бик өлгер. Җырларга, биергә, гармунда уйнарга бик оста.  Әлеге осталыгын район, авыл, мәктәп, хәтта республика бәйгеләрендә күрсәтеп, зур уңышларга ирешә.

Хәзер минем өчен иң мөһиме – ир белән хатынның мәхәббәте түгел, ә бер-берсен хөрмәт итеп, аңлашып яшәүләре. ”Дүшәмбегә кадәр яшик әле” фильмын искә төшерсәк, анда бик дөрес җөмлә бар: “Бәхет – ул сине аңласалар”.  Әйе, бу фикер безнең гаиләгә бик тә туры килә. Булган проблемаларны бергәләп хәл итәбез, ә иң мөһиме – без бер-беребезне аңлыйбыз.  Бер мәкаль бар бит: “Булганны сакламыйбыз, югалткач елыйбыз”. Мин шуның дөреслегенә ышанам. Шуңа да мин гаиләмдә әйбәт мөнәсәбәтне сакларга тырышам.

Бигрәк тә мин, бергәләп эшләгән эшләрне яратам. Чыннан да, без гаиләбез белән һәрвакыт бергә: өйдә дә, эштә дә, ялда да. Нинди генә эшкә алынсак та, җыр, моң – безнең юлдашыбыз. Халык та бит “Җыр – эшнең камчысы”– ди . Мәдәният хезмәткәре буларак,  гаилә белән бик күп бәйгеләрдә катнашып, югары уңышларга ирешү мине бик тә сөендерә. Моңа гаиләбезнең тату, бердәм булуы ярдәм итә.

Әгәр миңа “Гаиләгезне ничек күзаллыйсың? – дип сорау бирсәләр, мин берсүзсез: “Мәңге шиңмәс роза чәчәге” – дип әйтер идем. Юк, роза гөле матур булган өчен генә түгел, сәбәп башкада. Риваятьләргә караганда, ул –шәфкатьлелек, самими чисталык, олы мәхәббәт символы.

Мин үземнең гаиләм турында кыю итеп әйтә алам: минем гаиләм-минем терәгем һәм аны җимерергә беркемнең дә хакы юк. Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә:

Гаиләдә татулык яшәсен! Булмасын ятимлек, яшәсен тигезлек, Нык булсын бу җирдә һәр гаилә нигезе.

Добавить комментарий