Шакирова Рамзия
14.08.2018
Ананьева Луиза
14.08.2018
Показать все

Шарифуллина Гульназира

Черемшанский район, с.Лашманка

Место работы: психолог Черемшанского дома-интерната для престарелых и инвалидов.

Супруг: Бадамшин Рустам, газоэлектросварщик «Нефтехиммонтаж»

Дети: Реваль (11лет), Линар (10 лет), Айсылу (3 года)

Девиз: «Только сильные духом достойны счастья»  -  «Кочле рухлыларгына бэхеткэ лаек»

Жизненное кредо:

Язмыш синең тез астыңа китереп сукса-егылмас өчен якасынаябыш. Утларга салса-үзеңаннан да көчлеян, шулвакытаныңкызуынсизмәссең. Суларгаташласа-күбекбулыптөпкә бат. Ялтырывыңны күреп, чумыпалырлар. Туза нитеп һавага күтәрсә-яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңәтөш. Карурманнар да адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса-чишмә гәәверелеп, иреккәургы. Җиргәкүмсә-орлыкшикелле, тишелепчык. Җилкәнеңне җилләрекса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлыларгына максатларына ирешә алалар. Түземнәргенә бәхеткә лаек. “

Блиц-опрос:

Больше всего я горжусь своими детьми, они мое продолжение, они частичка меня.

Моя семейная жизнь похожа на путешествие

В человеке я ценю доброту, терпеливость, честность.

Моя семья дает мне, прежде всего, спокойствие.

В отношениях важно и любовь и ответственность.

“Жизнь замечательной семьи Бадамшиных-Шарифуллиных”

Минем яраткан шөгелем – минем эшем

Чирмешән карталар йортына урнашуыма аз дигәндә ярты ел үтеп тә киткән. Монда мин яраткан эшем, шөгелем – психология белән шөгелләнәм, торле терапия алымнары кулланып клиентларыма ярсу халәтеннән чыгарга, үткәннәрен искә алырга, тынычланырга ярдәм итәм. Психолог булу өчен югары белем генә җитми, аңарга олы, мәрхәмәтле йөрәк, корычтай түземлек, бик зур теләк кирәк. Кешеләрне бер караштан аңлау – психологнын мөһим  сыйфатларының берсе. Бу шөгелем миңа бик тә ошый, мин аны яратып башкарам. Клиентларым белән арт терапия алымнары белән кул эшләре эшлибез, балачак вакытларына кайтып, кызыклы вакытларын искә төшерәбез, классик музыка тыңлыйбыз, ком терпиясе белән  шөгыльләнәбез. Алар өчен миңа вакыт аз бирелә, шулай да мин  вакытымны җәлләмим, үземне аларга багышларга, гел ярдәм итәргә тырышам.

Халык әйткәнчә  – «Игелек җирдә ятмый». Чынлап та, игелек ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Игелек беркайчан да онытылмый. Әлеге заманда бар дөньяны материаль байлыкка омтылу яулап алган, күп кешеләрнең уйлары, эшләре белән акча идарә итә. Ә яхшылык, игелеклек, шәфкатьлелек сыйфатларына урын юк кебек. Әлбәтта, акча белән дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм кулын сузып була, әмма чын күңелдән ярдәм күрсәтәсе килгән кешедә әллә ни зур акча суммалары, гадәттәгечә, булмый. Барыбызга да истә тотырга кирәк, халык «Яхшы сүз – җан азыгы» дип бер дә юкка әйтмәгән. Якын кешенең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Минем һөнәремнең төп бурычы – игътибарга мохтаҗ, күңел җылысына  сусаганнарга  рухи азык бирү,  аларга җан җылысы бүләк итү, кәефләрен күтәрү, авыр вакытларында терәк булу, шатлыклы  вакытларында шатлыкларын бүлешү.  Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, а кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер булса да әйләнеп кайтачаклар.

Добавить комментарий