Семья Шакировых, мама
31.07.2018
Семья Атамановых
31.07.2018
Показать все

Семья Шакировых, свекровь

“Әни” сүзен кеше гомерендә ничә тапкыр әйтә икән? Кияүгә чыккач, мин бу сүзгә икеләтә баедым! Минем икенче әнием – Сания! Кайнана белән килен булып яшәмәдек. Мин аңа беренче көннән “Әни” дип эндәштем, ул миңа-“кызым” диде. Аның бер малае һәм өч кызы бар. “Хәзер инде дүрт кызым бар!”-дип шатланып йөри иде. Без аның белән 34 ел бергә гомер иттек. Бик тату, матур итеп гомер иттек. Беренче көннән балаларымны алдыннан төшермәде. Инде хәзер ничек ансыз гомер итәр идек дип уйлыйм... Аллага шөкер. Аллах мине узенең ярдәменнән ташламады. Мин бик бәхетлемен. Мин әниләргә бай булдым! Һәм үземә дә әни булу бәхете икеләтә насыйп булды!

Добавить комментарий