Высокогорский район, с.Средние Алаты

Место работы: на пенсии, обучается на 2-м курсе духовной высшей школе «Мухамаддия»

Супруг: Шакиров Шаукат, глава фермерского хозяйства ЧФХ Шакиров Ш.Г.

Дети: Инсаф (39 лет), Анас (35 лет)

Девиз семьи: Алга барабыз тырышлык белән, кулга кул тотынышып гаиләбез белән

Аллах юлыннан барып, тыйганнарыннан тыелып, хәләл ризыклы, бәхетле тормышка ирешу!

Чем я горжусь больше всего? Моя гордость –мои дети!

Как сделать счастливыми своих близких?Просто улыбаться и дарить им все свое тепло и любовь!

Какое  яркое событие повлияло на Вашу судьбу?Знакомство с моим супругом

Какое напутствие Вы бы дали своим детям?Быть ближе к Всевышнему. Ничего не ждать,а только действовать

Каких принципов придерживается Ваша семья? Принцип работы над собой. Всегда и во всем пытаюсь добиться идеальных результатов.

Ваша семья дает Вам …Желание быть лучшей

Больше всего мне нравится…Когда жизнь ставит все по своим местам

“Жизнь замечательной семьи Шакировых”

Минем гаиләм – ил терәге ул!

Гаилә ул – ил терәге!

Гаилә ул – тормыш чишмәсе!

Бу доньяда ничек яшәсәгез дә

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз

Татулыкка җирдә ни җитә?

Аллаһ, Рәсүлебез, ата-ана, яраткан ир, газиз балалар,оныклар, күршеләр, дуслар – болар барысы да минем тормыш юлында иң зур өлешне алып торалар. Аллаһның рәхмәте белән  мин бу тормыштан бик кәнәгать. Мин – Шакирова Рамзия Рахимзян кызы.

Бу көндә мин – Аллаһ юлында. Аның рәхмәте белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенен икенче курсын тәмамладым! Үземнең авылдашларыма коръән уку һәм дин нигезләре дәресләрен укытам. Шул эшемнең нәтиҗәләрен күрү минем өчен бик мөһим. Рәхмәт ул тырыш укучыларыма – алар миндә тагын да күбрәк белем алу теләген уяталар, үзләренең уңышлары белән сөендерәләр.

Бүген мин – әти-әниләремә дога кылучы бала. Кызганычка, миңа әти-әниле булу бәхете озак язмады. Әтиебез бик яшь килеш вафат булды. Ул – авылның бердәнбер һәм данлыклы шоферы иде. Ул үзенең кешелеклелеге, олы йөрәге, тырышлыгы, көче белән дан тоткан. Гаделлелеге белән аерылып торганга, дус-ишләре дә күп булган. Газиз әнием белән ике бала үстерделәр. Әнием гомер буе балалар бакчасында эшләде. Безне эшкә өйрәтеп, назлы матур гөлләр булып ике кызны аякка бастырдылар.

Мин – ярдәмчел һәм киңәш бирүче апа.

Төрле-төрле булсак та,

Бер тамырның ике гөле

“Нәнәм” диеп дәшәм аңа

Озын гомер бир йә Аллам

Апалы кеше – бай кеше!

Сеңел – бүләк ходайдан!

Сеңелем Гөлзия белән бик күңелле һәм шул вакытта бик авыр балачактан апай-нәнәм диеп аерылмыйча яшибез. Күрше авылларда яшәгәч, бәйрәмнәрдә гел бергә без! Бер-беребезгә терәк, киңәшче, сердәшче, ярдәмче! Аллага шөкер ирләребез дә “баҗай” диеп бер-берсенә булышып торалар. Аның гаиләсе дә авылда үрнәк итеп күрсәтүче гаиләләрдән. Кызы Гөлгенә “Спасение” шәһәр клинникасында медсестра. Сеңлемнең улы – Ильназ МЧС хезмәткәре. Бик зур грамоталарга һәм медальләргә лаек. Ул – безнең горурлыгыбыз! Аның ике матур улы үсеп килә. “Булгария” теплоходында кешеләрне коткарган өчен, хокумәтебез мактау грамотасы һәм медаль белән бүләкләнде.

Аллаһның рәхмәте белән, бүгенге көндә мин – сөекле һәм кадерле хатын! Минем бердәнбер газиз һәм сөйгән ярым, язмышым, терәгем ул – Шәүкәт! Озакламый безнең никахыбызга 40 ел була.

Ходай биргән олы бүләк бит ул

Тигезлектә гомер итүләр

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр

Инде менә 40 ел без бер тормыш “сукмагын”нан атлап, бер-беребезгә терәк булып, шатлык-кайгыларны бүлешеп, бер-беребезгә юл куеп, кадерләп һәм хөрмәт итеп яшибез! Раббыбыз бу бәхетемнән аермасын иде! Безнең тормыш юлларыбызның кисешүе бары тик язмыш эше дип уйлыйм. Без бер тапкыр автобуста күрештек тә бер-беребезгә гашыйк булдык. Ләкин шунда танышып китәргә кыюлыгыбыз җитмәде. Автобустан төшкәч, күңелебездә мәхәббәт учагы янып китүен сиздек һәм бер-беребезне эзли башладык. Әйе, ул тапты мине. Ул мине табуга кулымнан алды да, башка җибәрмәде. Барлык мәҗлесләрдә безгә карап сокланалар иде. Мин кая гына барсам да аның янында үземне иң бәхетле һәм иң матур хатын-кыз итеп тоя идем. Без озак йөрмәдек, ул миңа гомергә аныкы булырга тәкъдим ясады. Әти-әниләр белән таныштыргач, без туй көненә әзерләндек. Мине дә үзебезнең гореф-гадәт буенча каршы алдылар. Килеп төшүгә мамык мендәргә бастырдылар, тәмле бал-май, ак күмәч каптырды, изге матур теләкләрен теләп, түргә уздык. Бик зур туй иттек. Бик яратып чыктым Шәүкәтемә.

Тупырдап торган, сау-саләмәт ике ул үстердек. Бик яраттык аларны. Әмма шул вакытта аларга бик игътибарлы да, бераз кырыс та булдык. Эшкә өйрәттек, һөнәргә өйрәтеп үстердек. Техниканы бик яраттылар. Кечкенәдән руль артына утырдылар. Авыл балалары кечкенәдән басуда була. Безнең улларыбыз да жәйге ялларда, комбайнда, урак өстендә ашлык урдылар, басуда булдылар. Колхоз тарафыннан зур бүләкләр бирә иделәр. Бер вакыйга хәтеремдә һәм күңелемдә калды. Үзебезгә печән әзерләгән вакыт. Ике улым белән әзер булган печәнне алып кайтырга киттек. Олы улым 8 нче классны бетергән, тракторда утыра, кечкенәсе – бишенчедә. Көн бик матур иде. Мин трактор арбасына печән алып торам, балалар ике яктан төиләр. Төяп бетерәбез дигәндә, кап-кара болыт килә. Күк күкри, яшен яшьни, җир белән күк тигезләште. Яуса, нихәтле эш әрәм... Яңадан таратып, әйләндереп, киптереп төисе бар. Йөрәктәге курку хисен аңлатып бетерә торган түгел. Барысы да Аллаһ кулында. Бары тик аңардан ялвару кала. Мин шунда ук “Лә иләһә илләлаһ Мөхәммәдур рәсулуллаһ” дип укый башладым. Балалар да минем арттан кабатлый...  Чын күңелебез белән ярдәм сорап ялвардык. Минем күз яшьләре белән тулган күзем берни күрмәде. Шул арада җил чыкты һәм балалар: “Әни, карале, болытлар китә” – дип куанышып шатлана башладылар. Бу минем өчен бик гыйбрәтле хәл иде.

Олы улым Инсаф КХТИга укырга керде. Аны яхшы билгеләргә тәмамлады. Университетта укыганда военный кафедра бетерде. Лейтенант званиесы алып чыкты. Узенең хезмәт юлын ГАИ белән бәйләде. Зур хезмәтләр куеп, күп грамоталар белән бүләкләнде. Россия Эчке эшләр министры Рәшид Нургалиевтан тәбрикләү – Рәхмәт хаты бирелде. Улыбызны бик матур итеп өйләндердек. Үзебезчә, татарча. Эльвира исемле кызны килен итеп төшердек. Бик матур яшиләр. Кызлары Зилә, уллары Әмир дә уңышлары белән сөендереп торалар.

Кече улым, Әнәс Педагогика университетына кереп, уңышлы тәмамлады. Үзебенең авыл мәктәбенә укытучы булып кайтты. Үзенең тәләпчәнлеге, тырышлыгы белән укучыларны үз янына туплый алды. Балалар үзен бик хөрмәт итәләр, сүзен тыңлый иделәр. Аның хезмәтләрен күреп, районга эшкә чакырдылар. Ул да безне үзенең уңышлары белән сөендереп тора. Аның тормыш иптәше Гүзәлне, үзебезнең гореф-гәдәтләребез белән өебезгә килен итеп төшердек. Без бергә, бик матур итеп яшибез. Безне куандырып, безне тагын да яшәртеп уллары Сәйдәш үсеп килә. Без өчләтә дәү әни һәм дәү әти. Аллага шөкер.

Алланың рәхмәте белән, бүгенге көндә ике улым да безнең таянычыбыз һәм безнең горурлыгыбыз. Алар, әтиләренә карап, эш сөючән, сабыр холыклы, кешелекле, ихтирамга лаек ир-егетләр.

Үзебезнең яшьлек елларыбыз да, бик авыр да булмаган һәм бик җиңел дә булмаган заманга туры килде. Тырышып, зур итеп йорт салдык. Аны матур итеп тотабыз. Өебез чәчәкләргә, гөлләргә күмелеп утыра. Бик күпләп үстерәм, бик яратам чәчәкләр.

Авыл кешесенең тормышы – мал-туар, терлек асрауга бәйләнгән. Жир сөрү, жир эшкәртү белән шөгыльләнә. 1996 елда халыкка пай җире бирелү карары чыккач, без аны алып, рәсмилләштереп ашлык һәм үлән чәчтек. 10 баш сыер хайваны алып, фермер хужалыгы ачып жибәрдек. Без шушы тармакта 18 ел хезмәт итәбез. Сөт ризыклары житештереп, шәһәр халкына сатабыз. Халык бик риза, безне көтеп торалар, рәхмәтләр укыйлар. Без җитештергән сөт ризыклары экологик яктан чиста, югары сыйфатлы һәм бик тәмле. Безнең хезмәтебез турында “Ирек мәйданы”, “Акчарлак” газеталарында язып чыктылар. 2017 елда “За лучшее ведение фермерского хозяйства на территории Высокогорского района РТ” дигән исемгә лаек булдык.

Гел эшләп кенә тормыйбыз. Театрларга, концертларга йөрибез. Районда узган конкурсларда катнашабыз. “Женщина года-2016” грамотасын алдым. 2018 елда “Туган йорт” конкурсында беренче урын яуладым. Балалар барысы да тырыш хезмәт куйганлыктан, “Без булдырабыз, матур итеп яшик” дигән максат куелган. Якын, кадерле булган барлык туганнарыбыз белән дә гел аралашып, кунакларга йөрешеп торабыз.

Безнең өй – төп йорт, төп нигез. Бездә гел кунак, туганнар кайтып торалар. Зиярат кылалар, сабан туйларга кайталар. Кунакларның һәркайсы безгә кадерле, газиз. Һәр кайткан кунакны якты йөз, тәм-том пешереп каршылыйбыз. Ешрак кайтып йөрсеннәр. Ике яктан да әниләребез риза-бәхил булып бакыйлыкка күчтеләр. Аларнын безгә риза булып китүләрендә Алланың рәхмәтедер. Тормышымның һәр мизгелендә якыннарымның – иремнең, улларымның, киленнәремнең һәм оныкларымнын яратуын һәм кайгыртуын, туганнарымнын һәм авылдашларымның ихтирамын-хөрмәтен, Аллаһның ярдәмен тоеп һәр туган яңа көнгә куанып яшәп ятуым. Шушы язмамны Галия Сафиуллинанын шигыре белән тәмамлыйсы килә.

Тормыш арбасында матур гына

Әкрен генә барам утырып

Руль артында язмыш үзе бара

Ә мин барам артта тотынып.

Тормыш юлы шактый озын икән

Сикәлтәле аның юллары

Сукмаклары борма-борма ярган

Менеп җитмәс биек таулары.

Язмыш ярган буразналар буйлап

Тайпылмыйча атлыйм юлымнан

Иңнәремдә кунган фәрештәләр,

Бәхет бара тотып кулымнан...

Бу бәхетне үзем сорап алдым

Дога укып Бөек Аллаһтан

Көне төне сорадым Раббымнан

Ерак кыл дип мине гөнаһтан...

Шөкер, язмыш бирде сынауларын

Авырлыклар күрдем тормышта

Сабырлыкка таянып яшимен

Үпкә белдермимен язмышка...

Тормыш сукмаклары борма-борма

Артка борылмыймын әлсерәп

Менеп җитмәс таулары да очрый

Үрмәлимен анда бик теләп...

Кимсетергә теләүчеләр булды

Горурлыгым ирек бирмәде

Мин бары тик Аллаһыдан куркам

Шуңа ахры дошман җиңмәде...

Тормыш арбасында барам әле

Гомеремнең җитте уртасы

Бәхет утравында тукталдым мин

Тормыш арбасында барам әле

Гомеремнең җитте уртасы

Бәхет утравында тукталдым мин

Мәңге шунда калам ахрысы...

Добавить комментарий