Семья Хасановых
31.07.2018
Семья Шакировых, свекровь
31.07.2018
Показать все

Семья Шакировых, мама

Туган вакытта безгә Аллаһы тәгалә иң якын кеше итеп Әнине бирә. Бер кешенең гомерен дә бу бөек сүзсез күз алдына китереп булмый. Һәрбер кеше артында аның өчен җан аткан әнисе тора. Бу бөек сүзгә җырланган җырларны, язылган шигырьләрне, ясалган рәсемнәрне санап бетерерлек түгелдер...

Минем әниемнең исеме Мондәрия. Ул исемнең тарихы да бар. Бабай, ягъни аның әтисе, 1919 елларда колчаклар белән сугышканда яралана. Бер поляк кызы аңа ярдәм итә. Ул кызнын исеме Монодарина була. Исән-сау сугыштан кайткач, бик матур сары кызлары туа. Аңа әти Мондәрия исеме куша. Әниебезгә бик күпне күрергә туры килде. Сеңлем белән хәрвакытта сагынабыз. Ул безгә урнәк иде. Аның сабыр холкын, тырышлыгын һәм уңганлагын гел искә алабыз.

Добавить комментарий