Салимгараева Алсу
14.08.2018
Силантьева Светлана
14.08.2018
Показать все

Сахабутдинова Лилия

птг Аксубаево

Место работы: начальник отдела – Аксубаевский отдел Управления Федеральной службы государственной регистрации, кадастра и картографии по РТ

Супруг: Сахабутдинов Мансур, начальник участка АО «Нурлатские тепловые сети»

Дети: Данир (16 лет), Султана (10 лет)

Девиз семьи:  Живем, любовь свою храня, мы сможем все- ведь мы семья.

Жизненное кредо: У человек все должно прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и мысли…(А.П.Чехов)

Самое яркое воспоминание детства…  летом и во время уборки я с папой ездила по полям, вместе с ним проверяла поля, контролировала ход уборки, верхом каталась на лошади. Приходила домой уставшая, абсолютно без сил, но тем не менее на следующий день опять просилась к нему на работу.

Как сделать счастливыми своих близких?  Чаще с ними надо разговаривать, ценить их и их интересы, поддержать в трудную минуту, дать понять, что их любят и уважают.

Если бы у вас было много свободного времени, что бы вы сделали? Уделяла бы это время своим детям, ходила бы с ними на прогулку, рыбалку, посетила бы выставки, музеи. И, конечно же, занималась бы собой: спорт, салоны красоты.

В моей жизни всегда был человек, на которого Вам хотелось быть похожим и почему? Это, конечно же, мой папа. Для меня папа был всегда идеалом во всем: в роли мужа, отца. Потому что он мудрый, решительный, позитивный, хороший советчик и на него всегда и во всем можно положиться.

Ваша детская мечта? Быть знаменитой.

Какие 3 главные качества в человеке Вы цените? Добросовестность, воспитанность и умение слушать собеседника.

Ваш идеал семьи, семейных отношений  - семья моих родителей и семья Шаймиевых (бывшего президента РТ).

«Жизнь замечательной семьи Сахабутдиновых»

Гомер буйлап барам,

Барысын уйлап барам.

Уйлар бетмәле түгел,

Эз калдырып китим,

Бу дөньяда,– дисәм,

Гомер җитмәле түгел. (М.Кабиров)

Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Ә мин гаилә ул-әти-әни балалардан торган җәмгыятьнең иң кечкенә оешмасы дияр идем. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Бу оешмага кергән кешеләрнең дус, тату булуы җөмһүриятебезнең ныклыгын, киләчәген, матурлыгын тәшкил итә. Гаилә тулы, тату булганда гына ил-көнебездә тынычлык та була. Гаилә ул – җылы учак, ул никадәр нык булса, аннан килгән  җылылык та шул кадәр көчле була. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе, гаилә – безнең олы таянычыбыз.

Кеше гомере бик кыска! Иртән төшкэн чык кебек, бер ялтырап ала да, эһ дигәнче кибеп югала. Бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң? Язучы Ф.Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга?”.  Минемчә ул, дөрес итеп никахлы гаилә кору, шунда яшәү, үзеңнән соң матур эз калдыру. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Гаиләләр  бер-берсенә охшаш булсалар да, аларның hәрберсе үзенчәлекле, hәрберсе үзенчә бәхетле, һәрберсе серле сандыкка тиң.

Әйе, безнең гаилә башка гаиләләрдән әллә ни аерылып тормаса да, үзенә генә хас булган матурлыгы бар.

Тормыш иптәшем Мансур белән без 2000 елның 16 июнендә гаилә корып җибәрдек. Гаиләбезнең яме hәм тормышыбызның мәгънәсе булып,  2002 елның 6 мартында  улыбыз Данир,  2007 елның 3 нояберендә кызыбыз Султана дөньяга килде.

Гаиләнең ныклыгы, аның гүзәллеге, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә балалар белән бәйләнгән. Гаиләдә никадәр бала күп булса, шулкадәр гаилә тотрыклы, ә балалар тату hәм бердәм булып үсәләр. Ә без инде, әти-әниләр, үз чиратыбызда балаларыбызның уңышларына куанып, алар белән рухланып яшибез. Балаларыбызны миhербанлы, шәфкатле, иманлы, әти-әнисенә, әби-бабаларына, якыннарына hәм әйләнә-тирәдәгеләренә игелекле булырга өйрәтергә тырышабыз.

Бердәм, тату гаилә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.

Бердәм, тату гаилә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин.

Бала – өйдәге кояш. Туктаусыз кайгыртып, тәрбияләп үстерсәң генә ул һәрвакыт балкып торыр, өйгә җылы нурларын сибәр.

Улыбыз Данир шахмат белән шөгыльләнә, район һәм республика ярышларында катнашып, hәрвакыт призлы урыннар яулый, футбол, воллейбол уйный. Аксубай балалар сәнгать мәктәбенең баян курсын тәмамлады. Ул әле безнең җәмгыять эшләрендә дә активлык күрсәтә, “Сәләт-Аксубай” клубы әгъзасы буларак төрле квестларда, ярышларда катнаша.

Кызыбыз Султана шулай ук җырга, биюгә оста, гомүмән, сәнгатькә гашыйк бала. Район күләмендә үтә торган бер генә конкурс та аңардан башка узмый. Нәфис сүз остасы буларак күп мәртәбәләр беренче урынны яулады, 4 яшендә үк мәдәният йортында үткәрелгән “Бәләкәч” конкурсында кызыбыз җиңүче булды. Республика “Йолдызлык” конкурсларында да матур күрсәткечләргә иреште.

Балаларыма үрнәк әни булу, ә иремә ягымлы, матур хатын, дус hәм киңәшче булу – минем  төп максатым. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану кагыйдәләрен кулланну миңа сәламәт яшәү һәм матур хатын-кыз булу өчен иң кирәкле яшәү рәвеше. Шуның нәтиҗәсе буларак, район һәм республика чараларында, конкурсларында катнашам. Татар, башкорт, шәрык биюләре белән сәхнәдә чыгышларымны тамашачылар зур алкышлар белән бүләкли,  туган телемдә  матур итеп укыган шигырь, монологлар тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәтмичә калмый.  2018 елда үткәрелгән  “Ел хатын-кызы” бәйгесендә  “Үрнәк хатын-кыз” номинациясең зона этабында җиңү гаиләбез өчен зур шатлык булды.

Аксубай районының  Хатын-кызлар советы әгъзасы булу, җәмгыять эшләрендә катнашу – вакыттан артта калмаска ярдәм итә. Җир мөнәсәбәтләре белән булган четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә, юридик яктан консультацияләр бирергә югары белемле юрист булуым да бик урынлы. Мәктәптә ата-аналар комитеты рәисе буларак мәктәп тормышы белән дә кайныйм. Бала хокукларын яклау, укыту-тәрбия өлкәсенә караган дәүләт программаларының үтәлешенә ирешүдә катнашуга да минем вакытым җитә. Гаиләдә рольләрне дөрес бүлү, бер-береңне аңлап, булышып яшәүнең нәтиҗәсе ул.

Районыбыз җирлегендә бәхетле гаилә җылысыннан мәхрүм булган балалар өчен “Хыял” приюты эшләп килә. Яшь аермалары җуелган, рәсми ясалма мөнәсәбәтләр аралыгына  кырау төшкән бу балалар наз-ярату, шатлык  көтеп яшиләр.  “Бер рәхмәт мең бәладан коткара ди”, – халык  мәкале.  Шушы балаларга  татлы күчтәнәчләр, кием-салым, аяк киеме, мәктәп кирәк-яраклары бүләк итү – гаиләм өчен дә, узем өчен дә изге гамәл дип саныйм. Бөтен теләгәнем-мөмкинлекләре чикле, язмыш җиле ятим иткән балаларны җәмгыятебез үз итсен, кире какмасын иде.

Күп еллар инде күчемсез милек өлкәсендә эшләп, яхшы күрсәткечләрем hәм югары нәтиҗәләрем өчен куп тапкыр рәхмәт хатларына, почет грамоталарына лаек булуым балаларыма үрнәк күрсәткеч булып тора. “Татарстан Республикасының Атказанган җиртөзәре” дигән мактаулы исем алу – әти-әнием, туганнарым  алдында бик зур горурлык. Тормышымның матур мизгелләре, хезмәттәге казанышларым өчен гаиләмә,  әти-әниемә рәхмәтлемен. Рәхмәтлемен мине шушы дөньяга тудырганнары, үстегәннәре, миңа дөрес тәрбия биргәннәре, тормышта туры юл күрсәтә белгәннәре өчен. Хәзергесе көндә әтием Солтан 78, ә әнием Миңнегөл 72 яшендә Чирмешән районында исән-сау гомер кичерәләр, балаларының, оныкларының унышларына куанып, дога кылып яшиләр.

Гаиләсез яшәргә буламы соң? Юк, гаиләсез без ялгыз, тормышыбыз буш hәм мәгънәсез. Яратучың hәм яратыр кешең булмаса, йөрәк тә яшәвеннән туктый, тормышның яме югала, ә күңел үзенә урын таба алмый.

Кеше тәңкә түгел, аның бәһасе маңгаена чүкеп язылмаган. Кешенең асылы яши-яши таныла.  Тормыш иптәшем Мансур алтын тәңкә булмаса да,  минем өчен зур терәк, таяныч,  гаиләбезгә яктылык бирүче чыганак булып тора. Ул мине яңа үрләр яуларга, үз өстемдә эшләргә этәрә, рухландыра, дөньямны ямьләндерә. Әти кеше буларак балаларыбыз өчен ягымлы, кирәк чакта кырыс та була белә.

Аксубай бистәсе уртасында нараттан салынган зур агач өй. Өйдә рәхәт. Алма агачлары, туя, йөзем куаклары белән янәшәдә, үз бакчаңда үзең утырткан чәчәкләр, түтәлләр арасында кайнашуга ни җитә соң! Үз йортың белән яшәгәндә ир кешегә ир-ат шөгыле, хатын-кызга үзенеке табылып кына тора. Балаларыбыз да телевизор каршында зарыкмый, аларга да эш җитә.

Түгәрәк гаиләне тагын да түгәрәк итү өчен сатып алынган диаметры 70 сантимерлы табада кайнар бәлеш пешә. Без гаиләбез белән бергә ял итәбез, балык тотарга, урманда hәм бoлынлыкта гөмбә, җиләк җыярга йөрибез. Бәйрәмнәрдә бергәләшеп күчтәнәчләр алып, ике якка да әти-әниләр янына кайтабыз, бәйрәм белән котлап, булышып киләбез. Бу гамәлләр балаларыбызның күңелендә озак сакланыр, алар аны дәвам итәрләр дип ышанабыз.

Гаилә ул – мәхәббәт, җылылык һәм тугрылык саклаган  зур бер мохит. Гаилә дөньясында гына син үзеңне кирәкле, ышанычлы һәм бәхетле итеп хис итә аласың. Бүгенгесе көндә мин үземне бик бәхетле хатын, әни дип саныйм, чөнки минем янәшәмдә яраткан тормыш иптәшем, сау-сәламәт улым hәм кызым бар, ике әнием, ике әтием дә исән-саулар, безнең янәшәбездә. Шушы бәхетемә мин шөкер итеп Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен. Җир йөзендәге барлык кешегә дә шундый бәхет телисем килә: гаиләләрдә бердәмлек, мәхәббәт һәм җылылык балкып торсын, балалар ятим үсмәсен, әти-әниләребез сау булсыннар.

Без, кешеләр, җиргә иҗат итәргә, сөяргә, сөелергә, гаилә корып, тәрбияле бабалар үстерер өчен туганбыз. Көн күрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк.

 

Добавить комментарий