Кайвакытта һич аера алмыйм

Әллә исән, әллә үлгәнсең...

Авыр чакта исән кеше кебек

Төшкә кереп киңәш бирәсең.

Әбием, Халиуллина Мәмүрә Харас кызы, 9 бала анасы. Кызганычка каршы,  авыр елларда, медицинаның көчсезлеге, тормышның авыр булуы аркасында 9 баланының 7-се кайсысы үсә төшкәч, кайсысы нарасый вакытында ук мәрхүм булалар. Шул балалар арасыннан апабыз – Галия, әтием – Солтан гына исән кала.

Бабам беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышына киткәндә, әбием 5 баласын кочаклап, алтынчысын карынында көткән килеш бабамны озатып кала. Ул вакытта балаларның иң олысы Галиягә 10 яшь, кечкенәсе Солтанга 1  яшь була.  Шушы юлларны язам да күңелем тула,  күзләремнән  яшьләрем тәгәри. Бу мизгелдә әбиемнең ниди уйлар, йөрәк әрнүләре  кичергәнен бер  Аллаhы үзе генә белгәндер.

Шул елны төпчек кызлары Сәмига дөньяга килә. Балаларын туендыру өчен әбием иртәдән кичкә хәтле колхозда барлык авыр эшләрне башкара. Ару-талуны белмичә, ял- йокы күрмичә тормышны тарта. Ләкин усал hәм әче  язмыш үз эшен эшли бирә,  авыр тормыштан иза чиккән нарасыйларны бер-бер артлы мәңгелеккә озата бара.

Сугыштан бабам җае чыккан саен кечкенә генә кәгазьгә язган сәлам хатларын җибәреп тора, сугыштагы хәлләрне дә сүрәтлргә тырыша. 1942 нче елның 2 нче июнендә, очпочмакчлы хатында ул мондый сүзләр язып җибәрә: “Тверь шәhәре янында дошманга каршы каты сугыш бара, бирешмибез, фашистны барыбер  җиңәрбез. Тик шунысы авыр, түзәр әмәл юк, туган авылым Кармышны, сезне – әнисе, балаларымны сагынам”. Бу бабамның соңгы хаты була, шуннан соң аңардан, аның турында бернинди дә хәбәр килми.

Шушы хатларны ъз кулларым белән тотып карау бәхете миңа да насыйп булды. Бабамның гарәп хәрефләре белән матур итеп язган хатларын кулыма алгач, дога китабы тоткан кебек булдым, бабамның кичергән уйларын, әрнүле хисләрен, сагышларын башымнан уздырдым, бабамны төсмерләп күз алдыма китердем.

Бабамнан озак вакыт бернинди хәбәр килмәсә дә, әбием өметен өзми, бабамны көтә. Ләкин ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә кала бирә. Газиз ире, балаларының атасы турында бернинди дә хәбәр ала алмыйча, әбием 67 яшендә 1972 елны дөньядан китеп бара.

Мәрхүмә әбием турында матур истәлекләр белән уртаклашканда, курайда уйнавын, Корьән аятләрен оста итеп укуын ишетеп зур горурлык хисләре кичерәм. Сынмыйча-сыгылмыйча, авырлыклардан зарланмыйча гомер иткән әбием, минем өчен яшәү өлгесе булып тора. Әле дә булса, әбиемнең рәсеменә карап, аның белән киңәш-уңаш итеп аласым килә. Синең көчле булуың миңа да яшәргә көч бирә, рәхмәт, әбием.

Добавить комментарий