«Әнием - бәхет күгем»

Сл.и муз.И.Назмутдиновой

Кайтыр диеп, әнием көткәнсеңдер,

Яшь тамгандыр синең күзеңнән

Ник һаман юк, газиз балам, диеп

Өзелгәндер жаның, мин сизәм.

Тормыш мәшакәтен күп кайгыртып,

Онытканмын туган нигезне..

Онытамы соң, оныта аламмы соң,

Сине, әнкәй, бәхет күгемне…

Кошлар оясына кайткан кебек,

Мин дә кайтам синең яныңа,

Балачактагыдай бәхетлемен,

Бары, әнкәй, синең яныңда…

Тормыш мәшакәтен күп кайгыртып,

Онытканмын туган нигезне..

Онытамы соң, оныта аламмы соң,

Сине, әнкәй, бәхет күгемне,

Газиз әнкәм, бәхет күгемне…..

Добавить комментарий