Мингалиева Эндже
11.08.2018
Мухаметханова Гульгена
11.08.2018
Показать все

Муллагалиева Лилия

г.Казань

Место работы: аккомпаниатор «Дом культуры в жилом массиве «Красная горка»

Супруг: Гимадиев Ильсур, предприниматель

Дети: Данил (15 лет), Ильвина (8 лет), Ильяс (2 года)

Девиз семьи:

«Живём, любовь свою храня,

Мы сможем всё — ведь мы семья!»

Самое яркое воспоминание детства… это когда мы с мамой собирали ягоды, сушили листья смородины. Делали веники из берёзы.

Что бы я посоветовала молодому поколению для создания крепкой семьи: Мы бы посоветовали молодым людям для создания крепкой семьи: 1) уступать друг другу; 2) никогда не верить чужим мнениям, сплетням; 3) уважать семью, которую создал; 4) всегда верить в будущее.

Что важнее в отношения: ответственность или любовь? Важнее всего, по-моему, в отношениях – ответственность. Есть люди, которые вроде любят, но ни за что не отвечают, нет ответственности.

Когда я была маленькой, я любила слушать как мама поет, а папа играет на гармошке.

Родина для меня - это то место, где я родилась, где живу и училась – это родная страна, теплая и солнечная. Место, где мне хорошо и комфортно, где я могу отдохнуть и телом, и душой. Где прошло все мое детство.

«Жизнь замечательной семьи Муллагалиевых»

Талантлы кешеләрнең тормышы нинди була соң ул? Без сәләтле кешеләрнең тормышына сокланып карыйбыз, алар кебек булырга тырышабыз, ә бит алар узган юлга борылып карасаң, аның никадәр авыр, катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы да булуына төшенәсең. Аның нинди булуы, мөгаен, ул кешеләрнең үзләреннән торадыр... Мин дә кечкенәдән әти-әниемнең бер-берсенә карата хөрмәтен күреп соклана идем. Алар бер сүздән  бер-берсен аңлап, күз карашыннан ук тоеп яшәделәр һәм яшиләр, Аллага шөкер!  Бүгенге көндә  әткәемә 80 яшь, әнкәемә 71 яшь. Без биш баланы яратып, күз алмасы кебек саклап, яклап, тәрбияләп, үз мәхәббәтләренә  төреп үстерделәр. Әткәем 42 ел колхозда баш икътисадчы булып хезмәт итте. Татарстанның атказанган икътисадчысы исеменә дә лаек булды. Әнкәем 30 елдан артык элемтә бүлеге мөдире булып эшләде. Кай арада без биш баланы тәрбияләп өлгергәннәрдер? Таң калырлык. Әле бит күпме  хуҗалык эшләре...  Нинди эшкә тотынсалар, шуны эшли белү осталыгы икесендә дә искиткеч.

Үземә тормыш иптәшен сайлаганда да, мин, беренче чиратта, күз алдында әтиемне тоттым. Аңа охшатып, гармунда уйный торган егетне эзләдем.  Мәңге хәтердән чыкмас ул кичләр әле дә күз алдында тора. Әткәем моңлы итеп гармун уйный, әнкәем тәмле ашларын әзерләп, ашханә бүлмәсендә кайнаша. Менә ул балачакның иң кадерле мизгелләре...

Әйе, булачак иремә шулай гармун тартып, үзенә генә хас тавышы белән җырлаганын күреп, гашыйк булдым да инде. Күпме егетләр белән таныштырып карасалар да, үз мәхәббәтемне бер күрүдә тоеп алдым.  Шул минуттан без бер-беребезне нык кына итеп эләктереп алдык һәм бер вакытта да аерылмаска, тигезлектә гомер кичерергә сүз бирештек... Ул матур мизгелләргә дә инде 19 ел узып киткән. Бар да әле кичә генә кебек. Җырга, моңга төрелеп барган тормышыбызда өч балабыз – олы улыбыз Данил, уртанчы кызыбыз Ильвина, кечкенә кояшыбыз Ильяс туды.  Әле генә егет белән кыз булып йөргән идек, инде менә күп балалы гаилә булып гомер итәбез. Балаларыбызда туган телгә, туган нигезгә мәхәббәт, олыларга хөрмәт хисләрен уятырга тырышабыз. Әлбәттә, бар эшне үз мисалыңда күрсәтсәң,  күпкә яхшырак. Шуңа да эшләгән бар эшебезне балаларга үрнәк булырлык итеп эшләргә омтылабыз. Авылыбызда  “Авыл көне” дип исемләнгән якташлар, туганнар, авылдашлар җыены уздыруыбыз шундыйлардан. Төрле хәйрия эшләрендә катнашып, кулдан килгән кадәр мохтаҗларга ярдәм итәргә тырышабыз. Әткәебез, әнкәебезнең хәер-фатихасы белән дуслар, туганнар янәшәсендә илебез, телебез өчен мөмкин кадәр ярдәм кылып, балаларыбызны,  нәселебезнең  дәвамчылары иттереп,  акыллы, белемле, иманлы итеп үстерергә насыйп  булсын дип яшибез, чын кеше булуларын телибез.

Добавить комментарий