Әбием һәм әнием! Бу дөньяда сездән дә кадерлерәк, сездән дә газизрәк, гузәлрәк кеше бар микән?
Кызганыч, әбием, Аскарова Шәмселбанат Кәрим кызы, инде вафат, урының жәннәт түрләрендә булсын, әбием-алтыным! Без сине бик юксынабыз, без сине бик сагынабыз.
Әнием – Сагитова Шамсенур Шәяхмәт кызы. Әнием! Син безнең якты көнебез, нурлы кояшыбыз, өебезнең нуры, дөньябызның яме. Без синең озын гомерле булуыңны, шатлык-куанычлар белән авырмыйча, тыныч, матур тормышта, әтиебез белән тигезлектә гомер итүегезне телибез. Без сезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!