Муллагалиева Лилия
11.08.2018
Назмутдинова Ильгамия
11.08.2018
Показать все

Мухаметханова Гульгена

Тюлячинский район, д.Шадки

Место работы: предприниматель

Супруг: Мухаметханов Рафиль, предприниматель

Дети: Айсаф (14 лет), Альмир (12 лет), Айбулат (8 лет)

Наш девиз: «Живём любовь свою храня, мы сможем все – ведь мы семья».

Жизненное кредо: «Мой дом будет местом, где я и моя семья, наши друзья и гости найдут радость, уют, покой, и счастье».

Чем я горжусь больше всего? Я в первую очередь горжусь талантами своих детей. Они хорошо рисуют, играют на баяне, учатся на отлично.

У нас очень большая и дружная семья. Я люблю свою семью, уважаю старших, забочусь обо всём и обо всех.

Я хотела бы подарить своим детям то время, когда  не было ни интернета, ни сотовых телефонов, ни компьютеров. Мы не сидели дома, играли в разные игры на стадионе, на площадках. И нам было весело.

Для создания крепкой семьи в первую очередь может сплотить взаимное уважение супругов друг к другу, желание сделать жизнь другого лучше, помочь и поддержать в трудную минуту. И, конечно же, любить друг  - друга.

В человеке я ценю честность, доброту, трудолюбие.

«Жизнь замечательной семьи Мухаметхановых»

Минем гаиләм

Исәнмесез, әйдә таныш булыйк

Исемнәрем минем  –  Гөлгенә.

Теләченең Шәтке авылында

Гомер кичерәбез без бергә.

Теләченең матур авылыннан

Күп сәламнәр сезгә, дусларга,

Саба якларында туган кызны

Язмыш тартты шушы якларга.

Яшь чагымда сәхнәләрдә булдым,

Нәфис сүзне бик күп сөйләдем.

Бүген дә мин яшьлегемә кайтып,

Берничә юл шигырь сөйләрмен.

Ир солтаным – Рафиль атлы була,

Кулы алтын аның, бик оста.

Иске гармунга да җаннар керә,

Төзәтәм дип әгәр тотынса.

Баян, гармуннарда күптән уйный,

Үз эшенең чын-чын остасы.

Ни теләсәң шуны уйнап бирә,

Балаларымның да остазы.

Бергәләшеп 3 ул үстерәбез,

Алар безнең нәсел дәвамы.

Уңган-булган уллар булган чакта

Нәселебез булыр дәвамлы.

Әйе, 3 улыбыз усеп килә безнең,

3 улыбыз япь-яшь бөркетләр.

Бар тырышлык алар өчен инде,

Аклансыннар иде өметләр.

Олы улым минем Айсаф була,

Хоккей, волейболны ярата.

Рәсемне дә ясый вакыты булса,

Баян тотып йоклый, кайчакта.

Безгә ярдәмче малай булса,

Энеләренә ул үрнәк абый.

Үзебез өйдә юкта күңел тыныч,

Беләбез, ул барсын барлый.

Уртанчысы Альмир исемлесе,

Бар яктан да килгән ансы да.

Биюен дә бии, баянда да,

Өздерепләр уйный, сыздыра.

Әйе, тагын улым Альмирыма

Футбол җене бераз кагылган.

Чаңгыда да шуа, абыйсына карап,

Хоккей уйный япь-яшь чагыннан.

Менә чират төпчеккә дә җитте,

Исемнәре була – Айбулат.

Биеп, җырлап, баяннарда уйнап,

Күп тапкырлар булды лауреат.

Әйе, ана Айбулат, дип,

Исем бирдек, тугач, яратып.

Барын эшли, абыйларыннан

Калышмаска диеп җан атып.

Өчесе дә оркестрда уйный,

Бәйгеләрдә алар катнаша.

Безнен балалардан башка үтми,

Авылыбызда булган тамаша.

Укуда да сынатмыйлар алар,

Яхшы билге алып укыйлар.

Сәнгать юлларына кереп китеп,

Кеше булсаң, диеп уйлыйлар.

4 баһадир, 4 гармунчы,

Тормышымда терәгем,

Алар минем бәхетем дә,

Алар минем кирәгем.

Рәхмәт Сезгә, минем шатлыкларым,

Ил терәге корыч ирләрем.

Сез булганда минем янәшәмдә

Мәңге тибәр ана йөрәге

Добавить комментарий