Кайбицкий район, с.Бурундуки

Место работы: директор Музея им.Галии Кайбицкой

Супруг: Мингалиев Раниль, фельдшер скорой помощи ЦРБ

Дети: Рафина (6 лет), Рустем (3 года)

Девиз семьи: «Кош канаты белән, гаилә татулыгы белән көчле”

Жизненное кредо: «Не оставляй на завтра то, что можно сделать сегодня!», “Сабыр төбе – сары алтын!”

Чем Вы гордитесь  больше всего? Горжусь своей семьей, горжусь, что многие из наших односельчан, друзей ставят нашу семью примером. Горжусь, что являюсь полезным человеком для своего района. Горжусь, что мой муж спасает жизни людей! (он фельдшер скорой помощи!)

Если бы у вас было много свободного времени, что бы вы сделали? Уехала бы со своей семьей в путешествие!

Какие 3 главные качества в человеке Вы цените? 1. Честность и открытость; 2. Позитивность; 3. Ум.

Ваш любимый афоризм?  Дорогу осилит идущий. Капля точит камень не силой, а частотою падения!

Что важнее в отношениях - ответственность или любовь? Любовь и уважение

«Жизнь замечательной семьи Мингалиевых»

Мингалиевлар гаиләсе тарихы.

Гаилә ул – жылы учак! Гаиләнең ныклыгы никадәр күбрәк булса, аннан килгән жылылык та шулкадәр көчле була. Безнең гаилә 2010 елда барлыкка килде. Бу елның 20 мартында никах укытсак, 18 июнендә исә гөрләтеп туй уздырдык.

Гаиләбез тарихы да кызыклы. Тормыш иптәшем белән бер авылда тусак та, бер мәктәптә укысак та, никтер аралашмадык. Йөрәк хисләребез ул унынчы, мин тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда кабынды. Күрше егете артыннан иң беренче булып ул миңа мәхәббәт хаты юллаган иде, әлбәттә бу минем өчен яшен суккандай булды… Ни дип уйларга да, еларга да, көләргә дә белмәдем. Булачак тормыш иптәшем хәтта күпме сүз кушарга кыюсыланып йөргәнен, гел мине күзләгәнен, мәхәббәт хисләрен аңлаткан иде. Соңында очрашуга чакырган. Мин очрашуга, әлбәттә, кызык өчен генә чыккан идем, мәкалдәге кебек «уеннан уймак чыга» дигәндәй булды. Үзем дә гашыйк булганымны сизми калдым кебек… 7 ел очрашып йөрдек, шул вакыт эчендә ул Яшел Үзән медицина көллиятен, мин Казан мәдәният университетын тәмамладым, эшкә урнаштык… һәм 2010 елда туй гөрләттек. 2011 елда кызыбыз Рәфинә, 2015 елда улыбыз Рөстәм доньяга килде. Зур гаилә булып бер йортта иремнең әбисе (88 яшь), кайнана-кайната белән гомер итәбез. Гаиләбез авылдашларыбыз өчен дә үрнәк. Урам аркылы гына төп йортта әтием Рамиль, әнием Рәмзия, дәү әнием Рауза яшиләр.

Авыл балалары булгангадыр инде гаиләбез белән табигатьне бик яратабыз, ялларыбыз табигать кочагында хезмәт белән бергә уза. Авылыбыз янәшәсеннән Чулпан калкулыгы итәгеннән Зөя, Гөбнә елгалары, инде авыл уртасыннан Бәрле елгасы ага.

Бүгенге көндә икебез дә хезмәттә, тормыш иптәшем Кайбыч үзәк сырхауханәсендә ашыгыч медицина ярдәменең өлкән фельдшеры, мин Галия Кайбицкая исемендәге музейда директор вазыйфасын башкарам.

Добавить комментарий