Хабибуллина Эльвира
24.08.2017
Показать все

Хасанова Лилия

пгт. Рыбная Слобода, с.Полянка

Место работы: оператор АЗС «Наиком»

Супруг: Азат Габделхаевич, предприниматель

Дети: Дина (16 лет), Инзиля (9 лет), Амина (6 лет)

Девиз семьи: взаимопонимание,преданность,уважение,ум,дружба и любовь!

Моё жизненное кредо: Никогда не сиди сложа руки, и не жди от жизни какого-либо чуда. Нужно мечтать,творить,стараться, и не говорить слово «не умею», а всегда говорить «научусь»,и не важно какими силами, умом,руками,ногами,зубами. И  только тогда,когда воплотишь свои мечты в реальность, поверишь в свои возможности,и поймешь насколько ты сильна.

Самое яркое воспоминание детства - это праздник «1 мая», когда я собирала по три пакета аппетитных, красочных яичек, и любила любоваться ими часами.

Какое напутствие я дала бы своим детям на будущее? Поставить себе цель, и нужно идти к этой цели вперед, надо самим научиться преодолевать все трудности, получить хорошее образование и стать достойным человеком.

Чем я горжусь больше всего…горжусь отцом за его труд нелегкий, мамой, ее терпением, ее умом, и мужем за его золотые руки.

Самый необычный подарок, который я получила - от Аллаха рождение третьей дочери, которую я называю счастьем!

Как сделать счастливыми своих близких? «Уделять им больше внимания, радовать их своими успехами, выказывать уважение, доверять им, и  регулярно благодарить близких за помощь. Я думаю, что должна быть обратная позитивная связь, чтобы не только старшие хвалили своих детей, но и наоборот»,-ответила старшая дочь Дина.

Жизнь замечательной семьи Хасановых

Әткәм - шикәр, әнкәм – бал.

“Гаиләдә шартлар нинди булса, бала да нәкъ шундый булыр”,- ди бөек мәгърифәтче Р.Фәхреддин. Гаилә никадәр нык икән, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Кеше авыр вакытта таянычны гаиләдә таба; шатлыкларны да, якты мизгелләрне дә, кайгыны да бергә уртаклаша. Сүзем Полянка авылында яшәүче, уңган, булган, һәр яктан үрнәк Хасановлар гаиләсе турында.

Авыл сабантуенда ак күлмәкле, түбәтәй кигән егеткә игътибар итми кала алмады Лилия. Бу аларның танышу көннәре булды. Бер ел очрашып йөргәннән соң романтик егет бер букет чәчәк күтәреп килеп кермәсенме Лилияләргә. Әнә шулай кавышып киттеләр алар. Лилия һәр мизгелне берәм-берәм искә төшерә. Азатның авылдан китәсе килми, шуңа күрә алар шунда калалар. Кыз һәр көн район үзәгенә эшкә йөри. Ике елдан соң үзәккә килеп урнаша алар. “15 ел гомер сизелмичә узган да киткән. Үз көчебез белән йорт салып чыктык. Һәр туган көнебезгә шатланып яшибез. Иртән уянам да шөкерана кылам, Ходайдан тигезлек белән тынычлыкта исән-имин яшәүне сорыйм”, - ди Лилия апа.

Ничә ел яшәү дәверендә сүзгә килешкәне юк аларның. “Яшь чакта үпкәләшүебез дә бер сәгатьлек кенә иде. Хәзер аңа вакытыбыз юк.  Мин кызуырак, ә Азат сабыр кеше, шуңа күрә безнең арада бәхәс чыкканы юк, чыкса да бик тиз сүнә, - ди ул. Азат абый белән Лилия апа өч кыз тәбияләп үстерәләр. Балалар куанганда куанып, алар белән бергә сулап, бергә көлеп яшиләр. Кичен үбеп йокларга яткыра, иртән назлап уята ул сабыйларын. “Эштән кайткач, качышлы уйнап алабыз, аннан утырып чәй эчәбез. Кичен дәресләрен әзерләткәч, җырлыйбыз, биеп алабыз. Кайбер көнне бер-беребезгә прическалар ясыйбыз”, - ди бәхетле ана. Өченче кызлары бигрәк тә тансык бала була. Аны үзара бәхет дип атыйлар.

Бер-берсенә яратам сүзен ешь әйтә икән алар.

-Әйе, һәр көнне әйтәбез, - ди Лилия апа. Шулчак уртанчы кызлары да сүзгә кушылды: “Алар бер-берсен бик яраталар, кочаклашып кына торалар”,- ди. Лилия апа тормыш иптәшен бик эшчән, һәр эшне белеп, җиренә җиткереп эшли ала торган сыйфатлары өчен ярата. “Хыялланырга ярата, нәрсәдер уйлап таба. Эретеп ябыштыра, балта остасы да, машиналар төзәтә, кулыннан килмәгән эше юк, кирәк икән йорт эшләренә дә булыша”,-ди ул аның турында.

Балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашты алар. “Балаларны яшьтән эшкә өйрәтеп үстерергә кирәк. Олы кызым алты яшеннән үк савыт-сабаларны чиста итеп юарга өйрәнде. Урамнан кергәч тә һәркайсы киемнәрен салып төреп куялар. Олысы аш-су пешерергә ярдәм итсә, уртанчысы иттарткычтан ит чыгара тора, кечесе  юылган тәлинкәләрне сөртә. Шуңа күрә минем алар белән аралашу өчен буш вакытым  кала”,- ди Лилия апа.

- Лилия үзе гаиләдә бердән-бер бала булса да, иркә кыз дип әйтмәс идем, ул бер дә тик утырып тормый. Бакчада чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимешен үстерә. Азат янәшәсендә  йорт эшләренә булыша, шул арада камыры кабарып тулган була, тиз генә бик тәмле ризыклар пешереп ала. Без аның белән апалы-сеңелле кебек, серләшәбез, киңәшәбез”, - дип сүзгә кушылды Азатның апасы Рамилә апа.

Мәхәббәтне саклап калу серләре белән дә уртаклашты алар.

- Бер-береңә һәрчак тугры булып, бер-береңнең каршыннан ук аңларга, әз генә нәрсәдән дә шатлык, бәхет күрә белеп, эштән ямь табып яшәргә кирәк, - ди алар.

Гаиләләр - имин, аларның нигез ташлары нык булсын! Бер-беребезгә һәрчак мәрхәмәтле, игътибарлы, балаларыбызга үрнәк әти-әни булыйк.

Добавить комментарий