Уразайкина Чулпан
14.08.2018
Хижняк Людмила
14.08.2018
Показать все

Хасанова Айгуль

г.Арск

Место работы: заместитель директора по воспитательной работе, учитель истории Наласинской СОШ

Супруг: Хасанов Ильгизар, механизатор ООО Агрофирма «Игенче»

Дети: Искандар (19лет), Алия (18 лет), Ильяр (10 лет)

Девиз семьи:  Главное  в  жизни  - это здоровье.

Жизненное кредо участницы:  Дети -  цветы жизни.

Чем Вы гордитесь  больше всего? Самое главная моя гордость и самое главное моё достижение - это моя семья!!!

Как сделать счастливыми своих близких? Я люблю делать подарки и сюрпризы своим близким людям. Ведь это – еще один повод доказать свою любовь близкому человеку.

Какие 3 главные качества в человеке Вы цените? Благородство, справедливость, верность

Ваша семья дает Вам прежде всего - Душевное тепло, уверенность в себе.

Какое напутствие Вы дали бы своим детям на будущее? Никогда и никому не причиняйте зла и обид. Помните: всё зло и обиды, исходящие от вас, всегда вернуться к вам обратно, но, возможно, другим образом и в других ситуациях, только их сила всегда удваивается, а может быть ещё большей. Стремитесь к достойной жизни и будьте достойны жизни!

«Жизнь замечательной семьи Хасановых»

Тормыш яме – яшәүдә,

Яшәү яме – гаиләдә!

Гаилә... Бәхет... Минем өчен бу сүзләр – синонимнар. Гаилә... Шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия булган сүз. Гаилә – бәхет. Бу үзенә күрә бер закончалык, чөнки гаилә бәхетле булганда гына аяз күктә кояш елмая һәм ул, нурларын бөркеп, кешеләр йөзендә бәхет чаткылары уята ала.  Әйе, бу шулай булырга тиеш. Җир йөзендәге һәр кешенең дә бу ләззәтне тоярга хакы бар.

Мин үзем Татарстан Республикасы, данлы  Арча  районы,  җырларда  җырланган  Наласа авылында 1977 нче  елның 23  нче августында әтием Миннур һәм әнием Тәгъзимә гаиләсендә  көтеп  алган кызлары, гаиләдә  икенче  бала  булып  дөньяга  килгәнмен. Кечкенәдән әти  һәм  әни  назын  тоеп, абыем  һәм  энем, Дәү  әнибез белән зур һәм  тату  гаилә  булып яшәдек.  Хыялым – үсеп  буйга  җитүгә  һөнәри  белем  алу һәм  үземнең  матур гаиләмне  кору  иде. Бу  хыялларым мине  озак  көттермәде, 11нче  сыйныфны  тәмамлап, 1994 нче елда  Арча  педагогия  көллиятенә  татар  теле  һәм  әдәбияты  бүлегенә  укырга  кердем.  1997  нче  елда  аны  тәмамлап,  4  ел  буена  очрашып  йөргән  күрше  егете  Илгизәр  белән  матур  гаилә  кордык.  1997  нче  елның  12  нче  декабреннән башлап  безнең  өчен   яңа  тормыш  башланды.

Гаилә сүзенең мәгънәсен һәркем үзенчә аңлый. Тату, бердәм, дус гаиләң булу – бик зур бәхет бит ул. Бер-берең өчен җаның-тәнең белән кайгырып торасың, уңышлар өчен чын күңелдән шатланасың, барлык эшләрне бергә башкарып, бергәләшеп ял итәсең. Көне буе арып эшләгәннән соң, яисә укыганнан соң җылы өйгә керү – үзе бер шатлык бит ул.

Гаилә  корып яши  башлау белән  шатлыклы  вакыйгалар  да  озак көттермәде: 1998 нче  елның  5 нче  августында олы улыбыз  Искәндәр дөньяга килде. Аңа  иптәш  булсын  диеп, 2000 нче  елның  29 нчы  февралендә кызыбыз Алияне  алып  кайттык. Гаилә  тормышы  тагы да  тулыланды.  Кайнатам  Харис  һәм кайнанам  Минниса  белән 6  кешедән  торган  тату,  үрнәк  гаилә  булып гомер  кичердек.  Элек-электән үк бала тәрбияләүдә әби-бабайларның өлеше әйтеп бетергесез зур. Алар оныкларында туган телебезгә,  халкыбызның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләгәннәр. Безнең  гаиләдә  дә  әти-әни  сүзе –  безнең өчен  һәрчак  канун  булды. Алардан  үрнәк  алып  яшәдек.

Тормыш  булгач  югалтулар  да  читтә йөрми. Әтием  Миннур, кайнатам Харис  каты  авырудан  соң, безне  калдырып  бакыйлыкка  күчтеләр. Тормыш  дәвам  итә, ни  генә  булса  да алга  таба  яшәргә кирәк.

2008 нче елда кечкенә улыбыз  Ильяр дөньяга  килгәч, авыр кайгылар күпмедер  басылып, алга  таба яшәүне дәвам  иттек. Гаиләдә  ишле  бала  тәрбияләү  никадәр  генә  мәшәкатьле  булса  да, аларның  шатлык-куанычлары белән  бар  да  онытыла. Бу  дөньяда  яшәүнең  мәгънәсе үзгәрә.

Олы  улыбыз  Искәндәр, мәктәпне яхшы билгеләргә  тәмамлап,  бүгенгесе көндә Казан  Дәүләт архитектура-төзелеш  университетының  3 нче курсында,  кызыбыз Алия Казан  химия-технология  университетында 2 нче курста белем алалар. Кече улыбыз Ильяр мәктәптә  4 нче  сыйныфта  укый. Мин  балаларыма  бүгенгесе  көндә  бик  тә  рәхмәтлемен. Алар  безнең  сүздән  тайпылмыйча, безнең  өметләрне  аклап үсеп буйга  җиттеләр. Алга  таба  да  бәхетләре, гомерләре  булып,  үзләренә  тиң  ярларын  табып, безне  куандырып  яшәүләрен  телибез.

Гаилә – кадерен белгәндә генә бәхет ул. Тормышта рәхәт яшәү өчен бу бәхетне тоеп, сөенеп яшәргә кирәк.  Мин эштән көн саен үз гаиләмне сагынып кайтам, ә инде берәр җиргә ераккарак китсәм – өемне, гаиләмне, торган җиремне, анда яшәгән бар кешене, хәтта өй каршында үскән агачларны, чәчәкләрне, челтерәп аккан чишмәләрне сагынам. Һәрбер кеше, гаиләне иң беренче урынга куеп, аның дәрәҗәсен аңлап, аннан тормыш мәгънәсен табып  яшәргә  тиеш,  минемчә.

Гаиләне  тиешле  дәрәҗәдә яшәтү  өчен яраткан  эшең  булу  кирәк. Ирем  Илгизәр,  әти-бабаларының  дәвамчысы буларак,  туган  нигезгә, туган  җиргә  тугрылык  саклап, механизатор  булып  эшли. Авыл  җирлегендә олы  хөрмәткә  лаек  булып  хезмәт  куя. Мин  үзем Наласа урта  мәктәбендә  тәрбия  эшләре  буенча  директор  урынбасары, шулай  ук  тарих  фәне  укытам.  Авылыбызның  музей  җитәкчесе  вазифасын  башкарам. Үзешчән  сәнгатьтә даими  катнашам: концертлар  алып бару, бәйрәмнәргә сценарийлар  язу, җырлау  минем яраткан  шөгыльләрем. Икебез  дә  туган авылыбызны, аның  халкын  яратып  хезмәт итәбез.

Бары тик өеңдә, гаиләң белән бергә булганда гына рәхәтләнеп эшлисең, ял итәсең. Буш  вакытларда без  гаилә  белән  бергә  булырга тырышабыз: бергәләп балык тотарга, су  коенырга, гөмбә җыярга яратабыз.

Нинди генә бәйрәм  булмасын,  төп  йорт  буларак,  барлык  туганнар бергә  җыелып бәйрәм  итәбез. Татар  халкының  милли  гореф-гадәтләрен саклап  яшибез. Аларны  үзебезнең  балаларга  төшендерәбез. Гаиләдә үзләренең карашлары, тормыш рәвеше формалаша һәм, билгеле, шунда туып-үскән бала алдагы  буыннан үрнәк алмыйча калмый. Ул нинди җәмгыять мохитендә үссә, шуны сеңдереп бара. Гаиләдә балаң, ирең. хатының булсынмы, аларны карау, булган бөтен җылылыгыңны, матурлыгыңны аларга биреп яшәү – бәхет тә, саваплы эш тә. Бер-береңә карата булган наз Һәм сөю бергә үрелеп барса, тормыш тагы да ямьлерәк булып китә!

Гаилә, туганлык төшенчәләре мәңгелек. Гаилә-тормыш терәге. Биредә иң якын, иң кадерле, ни генә булмасын, һәрчак ярдәм кулын сузучы кешеләребез урын ала. Шуларның кадерен белеп яшәсәк иде. Гаилә – киләчәк буын өчен үрнәк. Ул камиллеккә омтылу. Үзеңнән соң сиңа дога кылырлык һәм синең дәвамчыларың булырлык нәсел калдыру. Ниһаять, бу дөньяның төп мәгънәви вазифасын үтәү дә.

Минем теләгем:  балаларыбыз, бездән  соңгы буын әлеге кыйммәтләрне аңлап, санлап гомер  итсеннәр  иде. Гаиләләр  бәхетле  булганда  гына  җәмгыятебез дә  нык,  тотрыклы  булачак!

Добавить комментарий