Сабирзянова Ильмира
14.07.2017
Куракина Наталия
14.07.2017
Показать все

Гимадиева Гульнара

пгт. Камское Устье

Место работы: заведующая детского сада №1 «Радуга»

Супруг: Ильгам Исмагилович, зубной врач

Дети: Тансылу и Диляра

Девиз семьи: «Вместе и навсегда!»

Моё жизненное кредо: «Никогда не сдавайся!»

Чем я горжусь больше всего? Я очень горжусь своими родителями. Они нас воспитали в любви и уважении,  на своем примере показывая каким должна быть крепкая семья.

Самый необычный подарок, который я получала? Стихотворение, сочиненное моим папой в армии. После женитьбы моих родителей папу забрали в армию. Во время службы родилась я. Мне было уже 1,5 года, когда он вернулся оттуда. Он написал мне стихотворение-поздравление с днем рождения из армии. Для меня оно до сих пор самый ценный подарок!

История зарождения моей семьи: 15 июля 2005года зародилась семья Гимадиевых. А ведь все началось еще в роддоме. Наши мамы рожали нас в одно время в одном роддоме в один год, уже тогда они знали, что мы найдем друг друга, полюбим и создадим крепкую семью. После рождения наших прекрасных дочерей наша семья стала еще крепче. Вот уже скоро 12 лет нашей семье.

«Жизнь замечательной семьи Гимадиевых»

«Бер мәхәббәт тарихы...”

Гаилә... Бер карасаң, биш хәрефтән торган гади бер сүз кебек... Тирәнгәрәк карасаң, күпме мәгънә, күпме сер, күпме хисләр ташкыны, истәлекле вакыйгалар, эчкерсез шатлыклы көннэр, нык булырга өйрәткән борчу-кайгылар бик күп әлеге сүзнең нигезендә.

Минем сезгә нәкъшундый эчтәлеккә бай булган бер гаилә турында сөйлисем килә. Ул-минем гаиләм.

1982нче ел. Язның матур кошлар тавышына күмелгән көннәрендә ике гаиләдә балалар туа. Күптәннән бер-берсен белеп, дус булып яшәгән Зәкия белән Исмәгыйл гаиләсендә Илһам исемле малай, Дамирә белән Хәлим гаиләсендә Гөлнара исемле кыз бала дөньяга аваз сала. Шул вакытта ук инде ата-аналар балаларының бергә буласын белеп, хәер-фатыйхаларын бирәләр.

Әнә шул мизгелдә күктә янәдән бер йолдыз кабына, күкләр әлеге балаларга мәхәббәт иңдерә.

Күкләрдә язылган никах менә инде унике ел тугры гына тормыш сукмакларыннан атлый бирә. Мәхәббәт җимешләре- берсеннән берсе чибәр кызлары Таңсылу белән Диләрә әти-әниләрен, дәү әни-дәү әтиләрен сөендереп иманлы, тәүфыйклы балалар булып үсеп киләләр. Аларга сокланып: “Юлыгызда яхшы кешеләр генә очрап, сәламәт, бәхетле булып үсегез, балалар,” дия өлкәннәр.

Гади генә биш хәрефтән торган гаилә сүзе әнә шундый матур эчтәлекләргә бик бай. Бар җиһанга кычкырып: “Ходаема шөкер, бу минем гаиләм! Я Раббым, матур гаиләмә күзләр тидермичә, чит-ятларны кертмичә саклачы, яклачы!” диясе генә кала...

Добавить комментарий