Валеева Земфира
08.08.2018
Галявутдинова Гульшат
08.08.2018
Показать все

Габидинова Гулюса

Актанышский район, с.Зубаирово

Место работы: директор Тюковского СДК

Супруг: Габидинов Ленар

Дети: Розалина (28 лет), Регина (22 года), Зарина (19лет), Руслан (15 лет), внучки: Каролина (3 года), Кристина (6мес.)

Девиз, характеризующий Вашу семью: «Улыбайся жизни и жизнь улыбнется тебе»

Жизненное кредо: Не делай ничего постыдного ни в присутствии других, ни втайне. Первым твоим законом должно быть уважение к себе самому.

Чем Вы гордитесь  больше всего?  Своей большой семьей.

Как сделать счастливыми своих близких?   Любить и уважать.

Ваша детская мечта?  Иметь большую любящую семью как у моих родителей.

Какие 3 главные качества в человеке Вы цените? Честность, верность и доверие.

Больше всего Вам нравится, когда… мои дети собираются дома.

«Жизнь замечательной семьи Габидиновых»

Габидиновлар + Халиуллиннар = кавышу!

Борын – борын заманнарда ук булмасада, моннан бик күп еллар элек, гүзәл Татарстаныбызның ике почмагында, ике матур, күркәм гаилә агачы тамыр җәя һәм тиздән бу агачлар яфрак яра, җимешләр бирә башлый.

1948 елда Тукай районының Мусабай авылында Халиуллиннар гаиләсендә ике, өч ел аерма белән бер – бер артлы тупырдап торган ун сабый, биш кыз һәм биш малай туа.

Ә инде берничә елга соңрак 1969 елда Актаныш районының Зөбәер авылында Габидиновлар гаиләседә шулай ук өчәр яшь аерма белән өч сабый дөньяга аваз сала.

Еллар үтә тора тормыш тәгәрмәче үз юлы белән тәгәри  һәм шул тәгәрмәчкә ияреп сабыйларда үсә. Тормышта үз юлларын табалар, гаилә коралар һәм менә шушы ике матур гаиләнең ике җимешен язмыш җилләре очраштыр. Халиуллиннар гаиләсенең төпчек кызлары Гөлүсә һәм Габидиновлар  гаиләсенең уртанчы уллары Ленар белән танышып, кавышып үзләренең матур гаиләләрен корып җибәрәләр һәм дүрт нарасыйга тормыш бүләк итәләр.

Халиуллиннар.

Мин үземнең ишле гаиләдән булуым белән бик тә горурланам.

Әти – әниебез инде күптән вафат. Безне шулай дус, тату итеп тәрбияләгәннәре өчен аларга мең – мең рәхмәтләр укыйм. Безнең аралашу балаларыбызга да күчә килә, туганнарым белән күрешми торуны мин күз алдынада китерә алмый, мин аларның барысында бик нык яратам. Без гаиләдә 10 бала, 3 туганыбыз вафат (аларның гаиләләре калды, алар белән дә аралашабыз) 10 баланың тормыш иптәшләре белән 20, шуларның 28 баласы һәм 27 оныклары бар. Шулай итеп барлык кияү киленнәрне кертеп, безнең гаиләдә 92 кеше, туганнарым бик күп булуга карамастан без бер беребез белән һәр вакыт очрашып, аралашып торабыз.

Минем гаиләм!

Без тормыш иптәшем белән театр уйнаганда таныштык, Хәй Вахитның “Беренче мәхәббәт” спектаклендә яшь яңа өйләнешкән парларны уйнаган вакытта бер беребезгә гашыйк булдык.

Сәхнә таныштырды, сәхнә кавыштырды, тормышта да, эштә дә гел бергә.

Гаилә тормышыбызны ямьләндереп, берсеннән берсе чибәр өч кызыбыз туды, кызлардан соң бу якты дөньяны тагында яктыртып, бәхетебезгә бәхет өстәп төпчегебез – улыбыз Руслан дөньяга аваз салды.

Яшәүнең мәгънәсе балаларда, моңа һич бер шигем юк, Аллакаем безне бу бәхеттән аермаганга мең шөкер. Һәр туган таңга куанып, баларның уңышларына сөенеп, сокланып, елаганда алар белән елап, көлгәндә көлеп, шулар белән юанып, яраткан эшебездә гаиләбез белән эшләп, ыгы – зыгылы тормыш күз ачып йомган арада үтеп тә киткән, мәхәббәт җимешләребез үсеп буйга җиткәнен сизми дә калганбыз.

Олы кызыбыз Розалина әлегә гаиләле түгел, ә уртанчы кызыбыз Регинаның гаилә корганнарына шушы елның көзендә биш ел була, сөеп туймаслык тупырдап торган ике кызлары үсеп килә.

Кечкенә кызыбыз Зәринә Алабуга көллиятендә хореография бүлегенең 3 курсын тәмамлады, ә улыбыз 9 сыйныфны тәмамлады һәм шул ук көллиятнең актерлык бүлегенә керергә уйлый. Безнең гаилә турыдан туры сәнгать белән бәйле, тормыш иптәшем белән икәүләп мәдәният йортында эшләгәч, безнең гаиләнең тормышының күп вакыты эштә уза, әлбәттә, монда балаларда катнаша.

2004 елда мәктәптә “Без барыбыз бер гаилә” дигән зур конкурс булды, бездә гаилә белән катнашып 1 урынны яуладык, шулай ук икенче турында катнашып 2 урын алып, өченче турда уңышлы чыгыш ясаучы гаилә исемлегендә булдык. Ул елларда балалар кечкенә барсыда янда 2 яшьлек улыбызга кадәр катнашты. Уртанчы кызыбыз шул конкурска “Безнең гаилә” дигән шигырь язган иде, бу шигырьдә безнең гаилә тулысы белән ачып бирелә. Сезнең игътибарга да шул шигырь юлларын тәкъдим итәсем килә.

Безнең гаилә!

Без гаиләдә алты кеше

Бик тату безнең гаилә,

Яшибез без бергәләшеп

Бик матур иркен өйдә.

Әнием минем Гөлүсә

Җырлап җибәрде исә,

Әтием гармун ала

Сыздырып уйнап сала.

Әти безне бик ярата

Ул гаиләбез учагы,

Маллар карый, печән чаба

Һич юк тик торган чагы.

Авылыбызда әниемә

Сокланмаган кеше юк,

Куллары алтын шул аның

Бер белмәгән эше юк.

Тегә, бәйли һәм пешерә

Парекмахер да әле.

Аның кебек кем бар тагын

Әйтеп карагыз яле.

Апам укый сигезенчедә

Бик сөйкемле һәм чибәр,

Мәктәптә дә, өйдә дә

Бар эшкә өлгер диләр.

Мин үзем Регина булам

Бер туктаусыз сөйләп торам,

Буш вакытта илһам килсә

Шигырьләр языштырам.

Бар тагын сеңлем Зәринә

Тик тормый ул бер генә,

Бии, җырлый, шигырь сөйли

Тик тыңлап өлгер генә.

Өч кыздан соң иркә булып

Үсеп килә Руслан,

Нәселебез дәвамчысы

Нык егет ул, Арыслан.

Җыр – моңга гашыйк гаиләбез

Бәйрәмнәр яратабыз,

Хәсрәтләрне, сагышларны

Җыр белән таратабыз.

“Әти” диеп, “Әни” диеп,

Язсын безгә яшәргә

Насыйп булсын гомер буе

Бергәләшеп яшәргә!

Добавить комментарий