Даишева Лилия
08.08.2018
Зайнуллина Гульчачак
08.08.2018
Показать все

Даминова Эндже

г.Альметьевск

Место работы: Воспитатель по обучению детей татарскому языку МБДОУ "ЦРР - д/с№ 2 "Планета детства"

Супруг: Даминов Рафаэль, зам.начальника технического отдела ООО «Бурение»

Дети: Ляйсан (11 лет), Самат (8 лет)

Девиз: Минем гаиләм – минем бәхетем!

Кредо: Тормыш чикләрен киңәйтү зарур. Нәрсә эшли белмисен, шуңа алынырга кирәк! Шул очракта гына, өйрәнәсең, үсәсең, алга атлыйсың!

Ваша детская мечта. Бала чактан ук зур сәхнәдә “Танго” биисем килде,балачак хыялым әле дә булса тормышка ашмады.

Какое яркое событие повлиало на Вашу судьбу? 2005 ел, башкалабыз Казаннын туган көне – 1000еллык бәйрәме. Нәкъ менә шушы бәйрәмдә мин гомерлек юлдашым - тормыш иптәшемне очраттым. Шушы бәйрәм көнне минем тормышым төптән үзгәрде.

Какое напутствие Вы дали бы своим детям на будущее? Балакайларыма – җимешләремә теләк: тормыш мәшәкатьләренә һәм авырлыкларына карамастан, һәрвакытта да кеше булып калырга, тугъры юлдан атларга.

Какие моменты из своего детства Вы хотели бы подарить своим детям? Минем балачак авылда - кызу җәйнең тузанында, салкын кышның ак карларында, матур язның ташуларында, алтын көзнең урманында уйнап, саф һава сулап үтте. Шушы онытылмас минутларны балаларыма бүләк итәсе иде.

Больше всего Вам нравится, когда … Балаларымның эчкерсез, чын күңелдән көлүләре. Шул көлү тавышы, шат йөзләре, очкын булып янган күзләре минем күңелемне җылыта, тормышның никадәр ямьле икәнен аңлыйм.

«Жизнь замечательной семьи Даминовых»

Минем гаиләм – минем бәхетем!

Китап ачыла,

Әкият башлана!

Юк, юк, әкият түгел, чынбарлык,

Һәрбер сүздә дөреслек һәм хаклык!

Мәгърүр башкалабыз Казан! Нәкъ менә шушы шәһәрдә, мәктәптән соң, мин көллияттә укып белем алдым. Укып бетергәч, гимназиягә укытучы булып эшкә урнаштым. Тормыш шулай әкрен генә дәвам итә торды. 2005 нче ел, Казанның 1000 еллык бәйрәме. Бу шәһәр халкы өчен зур бәйрәм иде. Мин дә бу зур чарадан читтә калмадым. Бәйрәмнең тәмен татыр өчен, дус кызларым белән шәһәрнең үзәгенә юнәлдем. Шәһәр шау килә, артистлар җырлый, күңелле, халык бәйрәм итә. Шушы халык арасында мин дә. Көтмәгәндә, кемдер килеп кулымны тотты. Борылып карасам, бер дә таныш түгел бер егет. Ләкин ул миңа шундый якын һәм таныш кеше булып тоелды. Рус телендә минем белән исәнләште, ә мин аңа татарча җавап кайтардым. Сүз ара сүз, аралашып киттек. Әлбәттә инде, ул мине озата кайтты. Ә икенче көндәге очрашуны мин шул кадәр көттем, ул вакыттагы минутлар сәгатьләр булып тоелды. Икенче көн, өченче көн...бер атна. Һәм.....  Минем Рафаэлем китә, беләсезме кая? Ике мең чакрым ераклыкка, Сургут шәһәренә.

Үзенең каян икәнен, ул соңгы көнне генә әйтте. Шул вакытта сулышым тукталып калды, нәрсә дип җавап кайтарырга белмим. Мине кочагына алды, “Мин сине ташламыйм, син – минеке” – дип тынычландырды, күрәсең минем курку хисен күзләремнән аңлагандыр. Ә мин аңа ышандым!

Озаттым... Мәхәббәтебезнең икенче этабы – русчалатып әйткәндә – “телефонный роман”.

Мәхәббәтебезнең өченче этабы – яңа елдан сон без өйләнештек. Дәминовлар нәселендә яңа учак кабынды. Бу учакны җил-давыллар сүндермәсен өчен, ходай безгә , берсеннән-берсе матур, сау-сәламәт бер кыз белән бер малай бүләк итте.

Чит җирдә яшәргә миңа җиңел булмады, туган Татарстанымнан аерылып сигез ел Сургут шәһәрендә гомер иттек. Ләкин сандугачлы урманнарым, туган ягым болыннары төшләремә кереп газаплады. Язмыш бүләгедер инде иптәшемне Әлмәт шәһәренә, үз һөнәре буенча эшкә чакырдылар. Рафаэлем хәзерге көндә“Бурение” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, техник бүлеге башлыгы урынбасары булып эшли. Эшен намус белән башкара. Хезмәттәшләре аны хөрмәт итә. Нефть тармагында зур өлешен керткән өчен, “Татбурнефть” компаниясе тарафыннан рәхмәт хатына ия булды. Ирем бик тырыш, уңган, балаларыбыз өчен чын үрнәк әти.

Мин, гаиләбезнең яме, тынычлыгы. Әлмәт шәһәренең 2нче “Балачак планетасы” балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Минем эшем бер дә тик тора торган эшләрдән түгел. Әле генә бәйрәме, әле генә җыелышы, ул бәйгеләрне әйтеп тә тормыйм... Бәйге булгач бәйге инде, җиңәсең дә, җиңеләсең дә. Зур уңышка ирешкән бәйгеләрнең берсе – “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, шулар исәбендә минем кызым белән улым да, Г.Камалның “Беренче театр” спектакльеннән өзек күрсәттек һәм Гран-При бүләгенә ия булдык. Үз эшемне бик яратып, зур хөрмәт һәм җаваплылык белән башкарырга тырышам. Быел 2017-2018 уку елында эшемне югары бәяләделәр,  Әлмәт шәһәре җитәкчесе тарафыннан Грант бүләгенә ия булдым.

Буш вакытларымда тегәргә яратам. Бу шөгыль миңа эшемдә дә бик булыша. Идел буе халыкларының барлык милләт төренә дә, курчакларга костюмнар тегеп чыктым. Балаларым мәктәптә укыгач, аларның сыйныфларына да бик теләп булыштым. Бу үзенә күрә милли тәрбия бит.

Милләтебез хәзинәсе булган телебезне саклап калу уе белән, балаларыбызны, Әлмәт районында туып үскән, күренекле зыялы, публицист, язучы, мөфти Риза Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә белем алырга бирдек. Кызыбыз – йолдызыбыз, 5нче сыйныфны уңышлы гына тәмамлады. Гиназия тормышында актив катнаша, бигрәк тә оештыру эшләре аңа бик ошый. Бәйрәмнәр вакытында, җыр укытучысының, сыйныф җитәкчесенең уң кулы. 1нче сыйныфтан бирле бию түгәрәгенә йөри, бүгенгесе көндә аларның бию коллективы уңышларга ирешеп килә. Мәсәлән, быел Мәскәү шәһәрендә үткәрелгән халык-ара “Богатство России” бәйгесендә 1нче урынны алып кайттылар. Буш вакыты әз булуга карамастан, кызым бәйләргә ярата. Төрле уенчыклар бәйләп, үзенә рәхәтлек таба. Өйдә мату-матур гөлләр үстерә, кулы бик җиңел, утырткан барлык гөлләре дә үсеп китә, безнең өебезне ямьләндереп тора.

Улыбыз Самат, 1нче сыйныфны тәмамлады. Иң алдынгы укучыларның берсе. Укуда гына түгел, спортта да ул алдынгылыкны бирми. Ул чапсамы, сикерсәме...бер кеше дә куып тота алмый. Икенче ел инде, спорт мәктәбенең футбол клубына йори, бүгенгесе көндә улыбыз команданың капитаны. Футболдан тыш шашка түгәрәгенә дә яратып йори. Шул түгәрәктә үткәрелгән сынауларны да җиңеп, беренче урыннарны ала. Гаилә тормышыбыз уку һәм эш белән генә үтми, төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз. Мәсәлән: “Папа, мама, я – спортивная семья”, “Гаилә бәйрәме”, “Ватанны саклаучылар көне” һ.б.

Әти-әнием бүгенге көндә исән-саулар, аллага шөкер. Бөек Болгар шәһәре районы – Спас районында гомер итәләр. Мин үзем дә, ата-бабаларабыз яшәгән беренче дәүләт, Идел Болгарында туган кыз һәм моның белән горурланам. Әтием һәм әнием гомер буе колхоз эшендә хезмәт иткән кешеләр алар. Эштән кайткач өйдә дә хезмәт дәвам итә: сыерлары, бозаулары, атлары, сарыклары, әтәчләре, тавыклары... Ярый без өч бертуган бала, үсә төшкәч, кул арасына кердек, хезмәт итүнең нәрсә икәнен белеп үстек. Тормышлар үзгәрү сәбәпле, колхозлар таркалды. Шуннан сон әтием МЧС сафларына эшкә керде. Безнең әти эшен намус белән, җиренә җиткереп башкара торган кеше ул. Шуңа күрә дә зур уңышларга ирешеп килә. Быел, Рәсәй Федерациясе Министырлыгы тарафыннан “Отличный пожарный” исеменә лаек булды. Ә әнием барыбызга да үрнәк кеше. Өебезгә иман нуры биреп торучы, биш вакыт намазны укып, безгә – балаларына һәрвакытта да акыллы киңәшләрен биреп торучы, иманлы, кешелекле булырга өндәп торучы “ак яулыклы” әнием. Ул, барыбызны да оештырып, ел саен Болгар шәһәрендә үткәрелә торган җыенга алып бара. Әти-әниләрнең, безнең, балаларның, туганнарның – барыбызның да гадәткә кергән зур чара бу. Изге Болгар җирлегендә булып кайткач, күңелдә ниндидер чисталык, арулык, паклык тойгылары барлыкка килә. Әби-бабайларыбызны искә төшереп, горурлык хисләренә чумып кайтасың.

Кайнатам белән кайнанам бүгенгесе көндә Чаллы шәһәрендә исән-сау гына, тормышның шатлыкларына һәм мәшәкатьләренә чумып яшәп яталар. Әти Мәскәүнең нефть институтын тәмамлый, тормышын да нефтьчелек белән бәйли. Себернең үзәккә үтә торган салкыннарын белсә дә, тормышның җиңел генә үтмәячәген аңласа да, шунда барып эшкә урнаша. Ярты ел вакыт үткәннән соң, сабыйларына: “Мин сезгә ак аюлар күрсәтәм” – дип, гаиләсен алып китә.  “Ару-талуны белмичә, ялларны күрмичә эшләгән вакытлар күп булды,” – дип искә төшерә кайнатам. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәсәй Федерациясе әтигә “Отличный нефтяник” исемен бирә. Малаена да нефтьче һөнәрен сайларга тәкъдим итә, минем булачак ирем нәкъ шулай эшли дә. Рафаэлем дә нефть институтын тәмамлый, нефтьче булып эшли. Шул ук вакытта ирем спортка гашыйк кеше. Мәктәп елларында да, армия сафларында хезмәт иткән вакытта да беренчелекне бирмәгән. “Алма алмагачыннан ерак төшми” дигән татар халкы. Нәкъ шулай, улыбыз Самат та җаны-тәне белән спортны ярата, иң беренчелектә һәм алдынгылыкта.

Гаиләбезнең горурлыгы – Мөдәррис бабай. Ул – Бөек Ватан Сугышы ветераны. Кенсберг шәһәрен яулап алган вакытта, үзенең зур өлешен кертә. Шул вакытта яраланып унҗиде операция кичерә. Шуңа да карамастан тормышын дәвам итергә көч таба, Тәнзилә әби белән гаилә корып ике малай һәм ике кыз үстерәләр. Бабай гомер буе колхозда хисапчы булып эшли. Күпме терлек асыраганнар. Әби куяннар үрчетеп, йоныннан әйберләр бәйләп сата торган булган. “Бер төн эчендә икешәр пар бияләй бәйли идем” – дип искә төшерә әби. 9 нчы май бәйрәме көнне, авылга кайтып, әби белән бабайны тәбрикләү безнен гадәткә кергән. Кызганычка каршы, бабайны былтыр җирләдек. Ә хәзер инде, аны зияратка барып искә алабыз. “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” менә шушы була инде ул. Кадерлибез, хөрмәт итәбез, аллага шөкер. Балаларыбызда да шул хисләрне тәрбияләргә тырышабыз.

Гаиләбезнең ядькәре – әниемнең дәү әнисе тапшырып калдырган догалар китабы һәм ул китап саклана торган сандык. Без аларны күз карасыдай саклыйбыз. Аңардан тыш, әнием дә коръән китабын бүләк итте, шулай итеп сандык тулылана. Шушы ике китапны балаларыбызга тапшырырга язсын. Йөрәк пәрәләребезне – балакайларыбызны миһербанлы, намуслы, итәгатьле, тәүфиклы итеп үстерергә барлык көчебезне дә куябыз. Алар бит безнең ышанычыбыз, киләчәгебез.

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен якыннарым белән.

Татулык – гаиләбезнең нигезе,

Горурланам сезнең белән!

Добавить комментарий