Бу фотосурәттәге, бию осталыгы белән барысын да шаккатырган, җитез, матур, сөйкемле биюче кыз, минем әнием – Хөсәенова Сәлимә Мансур кызы.  Нәкъ менә шушы матур бәйрәм кичендә, ул үзенең гомерлек тормыш юлдашы, минем әтием белән таныша. "Әле генә армия сафларыннан хезмәт итеп кайткан яшь, матур, озын буйлы, көчле, ягымлы егеткә гашыйк булмыйча мөмкин түгел иде" – дип искә ала әнием.

"Алма алмагачыннан ерак төшми" дигән татар халкы, хак икән. Мин үзем дә, уку еллары дәверендә бию белән шөгыльләндем. Кызыбыз-йолдызыбыз да бию түгәрәгенә йөреп, зур уңышларга ирешеп килә. Рәхмәт әниемә таланты өчен, киңәшләре өчен, осталыгы өчен.

Добавить комментарий