Семья Хусаеновых
31.07.2018
Бакаева Надежда
08.08.2018
Показать все

Асылмарданова Роза

Тукаевский район, д.Новый Байлар

Место работы: домохозяйка

Супруг: Асылмарданов Фирдаил, электромонтер ОАО «Набережночелнинские ЭС»

Дети: Алия (22 года), Лилия (18 лет), Амир (7 лет)

Девиз семьи: Наша крепкая семья и отважна и сильна!

Моё жизненное кредо: «Обещал-выполнил!»

Чем я горжусь  больше всего? Я горжусь своими родственниками, друзьями. Они никогда не оставят меня и мою семью в беде, мы всегда вместе в радости и в горе.

Самый необычный подарок, который вы получили? Это подарок от своих детей.

Они всегда в детстве дарили мне открытки, сделанные своими руками, и так как я родилась 17 мая, на день рождения, всегда дарили цветы черемухи.

Что бы Вы посоветовали молодым людям для создания крепкой семьи? Для создания крепкой семьи в первую очередь надо любить друг друга, уважать и доверять.

Самое яркое воспоминание детства… с самого рождения я просыпалась под звуки баяна, на котором играл мой папа, а мама напевала песни.

Какие 3 главные качества в человеке я ценю? Честность, ответственность, быть самим собой.

Что важнее в отношениях - ответственность или любовь? Любовь. Где есть любовь, там  всегда будут гармония, верность и ответственность.

«Жизнь замечательной семьи Асылмардановых»

Безнең Асылмардановлар гаиләсенә 1995 нче елда нигез салынды. Тормыш иптәшем  Фидаил  белән  безне җыр- моң таныштырды. Уртак танышларыбызның туенда очраштык без. Фидаил гармунчы булып барды, ә мин бик тә җырларга яратам. Менә шул коннән башлап без җырлап, биеп гомер итәбез. 1996 нчы елда беренче мәхәббәт җимешебез Алия, 2000 нче елда икенче кызыбыз Лилия дөньяга килде.

Ләкин тормыш ак юлдан гына бармый, көтмәгәндә миндә яман шеш авыруы табылды. Күз алдымнан бөтен тормыш юулым үтте. Иң беренче сорау нишләргә? Кая барырга? Гаиләм, балаларым миннән башка нишләр?  Операция, дәвалану курслары үткәннән соң табиблар  тырышлыгы белән  мин аякка бастым.  Гаиләм бу вакытлар да минем ныклы терәгем булды. Димәк, әле бу тормышта эшләнәсе эшләрем бетмәгән иде.  2014 нче елны якты дөньяны  ташлап сеңлем үлеп китте,  2 яшьлек кечкенә малае Әмир ятим калды. Гаиләбез белән киңәшеп малайны үзебезгә тәрбиягә алдык.  Шул көннән башлап зур гаилә булып яшибез. Бергә, бердәм, дус, тату булганда барлык авырлыкларны да җиңәрбез. Гаиләбез җыр – моңга, сәхнәгә гашыйк. Бу гадәт әби-бабаларыбыз, әти әниләребездән ук килә. Энием Гөлнәзирә сәхнә остасы, матур итеп җырлый, баянда уйный иде. Күпчелек гомерен сәхнәгә багышлады. Алты  бала тәрбияләп “Ана даны” медаленә лаек булды. Кызганычка каршы бүгенгесе көндә мәрхүмә инде. Шулай ук кайнанам Раинә сүз остасы, моңлы тавышы белән кешеләрне шаккаттырган. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Тормыш иптәшем баянда, гармунда уйный, бергәләп дуэтлар башкарабыз. Олы кызыбыз Алия оста биюче. Зур сәхнәләр дә чыгыш ясап лауреат исемнәренә лаек булды. 2018 нче елның “Сабантуй гүзәле” титулын алды. Кечкенәләребез шулай ук үзебез белән сәхнәдә үсәләр. Авылыбызда, районда үткән һәр чарада актив катнашабыз. 2017 нче елда республика күләм  “Төп йорт” конкурсында II дәрәҗә  дипломга лаек булдык.  Гаиләбез җырлап – биеп кенә яшәми әлбәттә. Вакытында эшлибез һәм  ял да итәбез. Зур тырышлык белән  бик матур йорт салып чыктык. Өебездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, дусларыбыз күп безнең. Мин гаиләмнең һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуын телим. Бөтен гаиләләргә дә изге теләктә калам.

Белән  безне җыр- моң таныштырды. Уртак танышларыбызның туенда очраштык без. Фидаил гармунчы булып барды, ә мин бик тә җырларга яратам. Менә шул коннән башлап без җырлап, биеп гомер итәбез. 1996 нчы елда беренче мәхәббәт җимешебез Алия, 2000 нче елда икенче кызыбыз Лилия дөньяга килде.

Ләкин тормыш ак юлдан гына бармый, көтмәгәндә миндә яман шеш авыруы табылды. Күз алдымнан бөтен тормыш юулым үтте. Иң беренче сорау нишләргә? Кая барырга? Гаиләм, балаларым миннән башка нишләр?  Операция, дәвалану курслары үткәннән соң табиблар  тырышлыгы белән  мин аякка бастым.  Гаиләм бу вакытлар да минем ныклы терәгем булды. Димәк, әле бу тормышта эшләнәсе эшләрем бетмәгән иде.  2014 нче елны якты дөньяны  ташлап сеңлем үлеп китте,  2 яшьлек кечкенә малае Әмир ятим калды. Гаиләбез белән киңәшеп малайны үзебезгә тәрбиягә алдык.  Шул көннән башлап зур гаилә булып яшибез. Бергә, бердәм, дус, тату булганда барлык авырлыкларны да җиңәрбез. Гаиләбез җыр – моңга, сәхнәгә гашыйк. Бу гадәт әби-бабаларыбыз, әти әниләребездән ук килә. Гөлнәзирә сәхнә остасы, матур итеп җырлый, баянда уйный иде. Күпчелек гомерен сәхнәгә багышлады. Алты  бала тәрбияләп “Ана даны” медаленә лаек булды. Кызганычка каршы бүгенгесе көндә мәрхүмә инде. Шулай ук кайнанам Раинә сүз остасы, моңлы тавышы белән кешеләрне шаккаттырган. Дүрт бала тәрбияләп үстергән. Тормыш иптәшем баянда, гармунда уйный, бергәләп дуэтлар башкарабыз. Олы кызыбыз Алия оста биюче. Зур сәхнәләр дә чыгыш ясап лауреат исемнәренә лаек булды. 2018 нче елның “Сабантуй гүзәле” титулын алды. Кечкенәләребез шулай ук үзебез белән сәхнәдә үсәләр. Авылыбызда, районда үткән һәр чарада актив катнашабыз. 2017 нче елда республика күләм  “Төп йорт” конкурсында II дәрәҗә  дипломга лаек булдык.  Гаиләбез җырлап – биеп кенә яшәми әлбәттә. Вакытында эшлибез һәм  ял да итәбез. Зур тырышлык белән  бик матур йорт салып чыктык. Өебездә һәрчак кунаклар күп була, чөнки туганнарыбыз, дусларыбыз күп безнең. Мин гаиләмнең һәрчак сау-сәламәт, озын гомерле, бәхетле булуын телим. Бөтен гаиләләргә дә изге теләктә калам.

Добавить комментарий