Семья Петровых
31.07.2018
Семья Зайнуллиных
31.07.2018
Показать все

Семья Асылмардановых

Әнием, Шайдуллина Гөлнәзирә Мансур кызы, 9 балалы гаиләдә 7 нче бала булып дөньяга килә.Чыгышы белән Әгерҗе районы Исәнбай авылы кызы. Яшьтән үк җыр-моңга гашыйк була. 3 яшьтән үзлегеннән гармун уйнарга өйрәнә. Барлык күрше тирәләрне җыеп концерт куя торган булган. Язмыш җилләре әниебезне элекеге Минзәлә районы, хәзерге Тукай районы Күзкәй авылына алып килә. Бик күп еллар мәдәният йортында директор вазыйфасын башкара.Тормышының күпчелек өлешен сәхнәгә багышлый ул. Ялгызы 6 бала тәрбияләп үстерә. Җил, яңгыр тидерми, барыбызны да олы тормыш юлына озатты. Безне, балаларын, тәртипле, итәгатьле, шәфъкатле итеп үстерде. Барыбыз да бу тормышта үз урыныбызны табып, гаилә корып, 3әр бала тәрбияләп, үзебезнең җирлектә гомер кичерәбез. Шушы җимешләре өчен әниебез дәүләт тарафыннан иң олы бүләк “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Кызганычка каршы, әниебез бүгенге көндә мәрхүмә инде. Без әниебезгә чиксез рәхмәтлебез. Әниебез истәлегенә ел да Корьән ашлары уздырабыз. Биргән садакаларыбыз, укылган догаларыбыз рәхмәтебез булып барып ирешсә иде “Иншаллаһ”.

Әни,тагын син исемә төштең

Үзәгемне өзеп, яндырып

Сиңа әйтер күпме сүзем калды..

Иртә киттең безне калдырып.

Тыңлар идем,беләм,аңлар идең.

Бирер булып безгә җаныңны.

Ходай безгә әниләрдән сайлап,

Биргән синдәй матур сабырны!

Добавить комментарий