Тюлячинский район.с.Тюлячи

Место работы: Ухаживаю за сыном инвалидом

Супруг: Якупов Айдар Нагимович

Дети: Айрат (16 лет), Диляра (6 лет)

Девиз семьи:

Кыен - авыр чакта читләр түгел,

Туганнарым куя иңнәрен.

Туган таянычы булса янда,

Алла бирса, барсын җиңәрбез. (Ф.Дәүләтгәрәева)

Чем Вы гордитесь больше всего? Бүгенге көндә сау-сәламәт булып, тулы гаиләдә туып үскәнемә бик сөенәм. Дөрес тәрбия биргән әти-әнием,әбием белән горурланам.

Если бы у Вас было много свободного времени, что бы вы делали? Әгәр дә минем буш вакытым булса, мин сәламәтлеге чикле булган балалар белән төрле кружоклар алып барыр идем.

В Вашей жизни всегда был человек, на которого Вам хотелось быть похожим и почему? Мин мәктәптә укыганда ук,шагыйрь Фәнис Яруллинга соклана идем,аның көчле рухлы булуы миндә соклану хисе уята иде.Ә яшь барган саен, минем өчен ,анын тормыш иптәше Нурсия апа үрнәк була башлады.Мин аның сабырлыгына,батырлыгына бик сокланам.

Ваша детская мечта? Бала чакта минем ике хыялым бар иде,берсе парашут белән сикереп карау,э икенчесе диңгез күрү.Хәзер инде парашут белән сикерү барып чыкмасын яхшы аңлыйм,ләкин диңгез күрү теләге әледә саклана.

Какое напутствие Вы дали бы своим детям на будущее? Балаларга теләк бер инде, ныклы, иманлы, тәүфыйклы, догачы, сау-сәламәт, әхлаклы, тырыш, максатчан, эчкерсез, юмарт, гадел, тыйнак булсыннар.

«Жизнь замечательной семьи Якуповых»

Саба районы Алан-Елга дигән авылда, Гыйлмулла белән Фатыйма гаиләсендә матур, уңган,тәртипле Сөембикә исемле бер кызга, күрше авыл егете Рашадның күзе төшә. Ул озак уйлап тормыйча кызның кулын сорарга килә. Әти- әниләренең рөхсәтен алгач,1977 елның март аенда матур итеп туй ясап, бер гаилә булып яши башлыйлар. Ә 1978 елның зәмхәри суык бер көнендә,ягъни 14 февраль көнне көтеп алган сабыйлары, мин-Люзия дөньяга килгәнем. Әкрен генә тормыш тәгәрмәче тәгәри бара, бер - бер артлы бу гаиләдә кыз балалар дөньяга килә. Гаилә дүрт кыз һәм бер малай белән түгәрәкләнә.Олы кыз буларак миңа сеңелләремә һәм энемә апа да, әнигә булышчы да, әбинең ярдәмчесе дә булырга туры килде.

Җиде яшем тулгач, башка иптәшләрем белән мин дә белем дөньясына кереп киттем. 1995 нче елны, унеллык урта мәктәпне тәмамлап Казан педагогик көллиятенә укырга кердем. Укуның беренче курсын тәмамлап, көзен икенче курска укырга барырга әзерләнеп йөргән көннәрдә,августнын 26 сында клубта, Айдар исемле кунак егет белән танышып киттек. Айдар Теләче районы Түбән-Саурыш егете булып чыкты.Үзенең яшь булуына да карамастан Айдар инде,армия сафларында булып кайтып, полиция хезмәткәре булып эшли иде. Хәтта Чечня республикасында командировкада да булып кайтырга өлгергән, төпле фикерле, акыллы егет булып чыкты. Беренче танышудан соң, Айдар тагы берничә көн кич утырырга килде. Ә аннары миңа укырга китәргә кирәк иде.

Сентябрь ахырында ул ике иптәш малае белән кич утырырга килде. Иптәшләр белән килүнең серен аннары гына аңладым, алар кыз урларга сүз куешып килгәннәр икән. Менә шулай итеп әдәби әсәрләрдә генә укып белгән “кыз урлау” йоласын, мин үземнең баштан кичердем. Ул көннәрне хәзер көлеп кенә искә алабыз, ә бит чынлыкта безнең икебезнең дә тормыш яңа борылыш алган бит ул көнне.

Никах укыту, кызыл туй көннәре бик күңелле хәтирә булып истә саклана. Әле дә видеоязмадан карап ул көннәрне сагынап искә алып утырабыз. Менә шулай итеп без ике арада, авыл һәм шәһәр арасында яши башладык. Кияүгә чыксам да ирем миңа укуымны очно укып бетерергә кушты.1998 нче елны укып бетереп кулга диплом алгач, Теләче районына өстәмә белем бирү укытучысы булып эшкә кайттым.

Шушы елны без сала башлаган йортыбызның бер бүлмәсен эшләп бетереп шунда яшәргә күчтек. Үз йортыбыз белән торуның бөтен рәхәтен дә, михнәтен дә күреп яшәү - үзе бер рәхәтлек бирә икән күңелгә.Йортыбыз каршына алмагач утыртырга булдык, ул алмагач бүгенге көнгә кадәр безне үзенең тәмле алмалары белән куандырып тора. Бу безнең бакчадагы 21 еллык хәтирәләрне үзенә җыйган олы агач. Аннан соң аның тирәсендә бик күп башка агачлар барлыкка килде.

2000 нче елда Айдарны контракт белән Чечен республикасына икенче кабат эшкә җибәрделәр. Бу айлар минем өчен дә, Айдар өчен дә бик тә авыр сынау булды. Шушы вакытта мин ялгызлыкның бик авыр кичереш икәнен чын- чынлап аңлый башладым. Гаилә корып яши башлаганнан бирле сабый сөю турында хыялланган булсак та Ходай безгә бу көнне бик көттереп кенә бирде.

2003 елның апрель аенда зарыгып көткән сабыебыз - улыбыз Айрат, вакытыннан алда дөньяга килде. Вакытыннан алда туганлыктан авырлыклары да бик күп булды. Ләкин сабый сөяргә сусаганлыктан, беренче елларда безгә бу авырлыклар сизелми үтте. Сабыебызга ике яшь булганда без алдагы тормышыбыз көрәштән торачагын төптән аңлап, аның сәламәтлеген ныгыту өчен кулыбыздан, көчебездән килгән бөтен тернәкләндерү чараларын үтәргә тырыштык. Шушы көннән безнең тормыш 180 градуска борылды да куйды, мин үземне сабыебыз белән төрле тернәкләнү үзәкләренә йөрүгә багышласам, әтиебезнең бөтен хезмәте дәвалану өчен акча эшләү булды. Бүгенге көндә улыбызга карап аллага шөкер дип сөенеп, алдагы көнгә өмет белән яшибез.

Улыбыз җиде яшькә җиткәндә без тагы бер сабый сөю теләге белән яна башладык,бездән бигрәк улыбыз сеңел сорый башлады. Ләкин күпме генә тырышсак та без аңа мондый бәхетне тиз генә бүләк итә алмадык. Бары тик 2018 нче ел гына бу бәхетле көнне безгә бүләк итте. Безнең өебезгә ямь өстәп Диләрәбез килеп керде. Ул безгә яңа ритм, яңа энергия алып килде. Алла рәхмәте белән безнең күптән көткән хыялыбыз тормышка ашты.

Бүгенге көндә аллага шөкер итеп, тулы, түгәрәк гаилә булып, үз йортыбызда, вак-төяк проблемаларыбызны үзебезчә чишеп, матур гына яшәп ятабыз.

Добавить комментарий