Новошешминский район, с.Тубылгы Тау

Место работы: заведующий МБДОУ «Тубылгытауский детский сад «Тургай» Новошешминского муниципального района РТ»

Супруг: Хусаинов Рамиль Назимович, инспектор по основной деятельности

Дети: Наркиса (25 лет), Ленуза (22 года), Рамиза (15 лет), Данияр (10 лет). Внуки: Газиз (1 год), Азиз (1 год)

Девиз семьи: Дружная семья не знает печали.

Чем Вы гордитесь больше всего? Моя гордость – это моя семья, мои дети, наши достижения.

Если бы у Вас было много свободного времени, чтобы Вы сделали? Я бы посвятила их своим родным: в первую очередь папе, понимаю, что ему не хватает общения со мной, хотя всегда стараюсь выделить ему время.

Что важнее в отношениях – ответственность или любовь? Ответственность, только ответственный человек может заботиться и защищать.

Что означает для Вас Родина? Она ассоциируется у меня с теплым гнездышком, колыбелью. Здесь наши корни, родные, отчий дом.

На что похожа Ваша семейная жизнь? Наша жизнь похожа на веселое путешествие к поставленной цели.

«Жизнь замечательной семьи Хусаиновых»

Гаилә һәм бәхет... Минем өчен бу сүзләр – тиңдәш сүзләр. Гаилә – шундый ягымлы, җылы хисләр белән тулган гади һәм шул ук вакытта бик зур мәгънәгә ия сүз. Гаилә – бәхет. Бу сүзләр бер-берсен тулыландырып тора, чөнки гаиләдә бәхетле булганда гына кеше тормыш матурлыгын, күктә кояш елмаюын, табигать хозурлыгын тоя ала.

Тату, бердәм, дус гаиләң булу бик зур бәхет бит ул. Бер-берең өчен җаның-тәнең белән кайгырып торасың, һәрберсенең уңышлар өчен чын күңелдән шатланасың, барлык эшләрне бергә башкарып, бергәләшеп ял итәсең. Минем өлешкә Аллаһы Тәгалә бәхетнең иң зурсын әзрләгән – ул тулы, дүрт балалы гаилә. Тормыш иптәшем Рәмил – чын гаилә башлыгы, хатын-кызны хөрмәт итә белгән, барлык авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән ныклы терәк, балаларга дөрес тәрбия бирүче үрнәк әти. Казанда туып үскән егеткә авылга күчеп кайтып төпле тормыш корырга җиңел булмады, ләкин мин аның беркайчанда зарланганын хәтерләмим.

Гаиләм: әти һәм Әльфия апа, тормыш иптәшем, балаларым, кияүләрем, оныкларым бергә җыелыгач, дөньялар нурга күмелә, күңелне канәгатьлек хисе били. Тату һәм тырыш нәселебезнең дәвамы аларда – балалар һәм оныкларда.

Күршедә генә яшәгән әтиебезгә һәм Әльфия апага без бик рәхмәтле. Инде үзебездә олыгаеп бабай – әби булсак та аларның ярдәмнәрен тоеп яшибез. Әтием һәр көнне иртән килеп хәл белешә,уңышлы эш, уку көннәре теләп безне озатып кала, көнлек планнарны сорый. Үзе дә бер тик тормый: көненә биш вакыт мәчеткә йөри, яздан көзгә хатле бал кортлары белән мәш киләләр, бакчаларында төрле-төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Оныкларын, бигрәк тә оныкчыкларын бик ярата.

Оныкчыкларны күрү бәхете барлык кешегә дә тәтеми. Баланың баласы балдан татлы , диләр, оныкчыклар турында нәрсә әйтеп була икән ” , - дип аларны сөя.

Олы кызыбыз Нәркисәне әтием олы баланың олы баласының олы баласы ди. Чөнки әтием, мин, тормыш иптәшем Рәмил, Нәркисә гаиләдә беренче балалар. Ә беренче балалар өстендә җаваплылык күбрәк, кечеләр өчен үрнәк, яклаучы, ярдәм итүче. Еракта яшәве күптәннән салынган тәртипне саклап, сеңелләренә, энесенә баш булып, киңәшләрен биреп торырга комачауламый. Кияүбез Рөстәм, бик җаваплы, мөстәкыль,Татарстанан читтә тәрбияләнсә дә татар халкына булган барлык гореф-гадәтләрне белеп кенә калмый, аларны үтәргә дә тырыша.

Икенче кызыбыз Ленүзә – тырыш, үз-үзенә бик таләпчән, үзенең гаиләсе булуына карамастан үзеннән кече сеңелесе һәм энесен даими кайгыртып тора. Кечеләрне язгы каникулга ял итәргә алып китү гадәтен кертте. Киявебез Ильназ –курше егете, шулай ук куп балалалы гаиләдән, кечкенәдән эш белән тәрбияләнгән, булган, уңган кеше. Безгә кайтып, зур эшләрдә ярдәм итеп китәргә дә вакыт табалар.

Өченче кызыбыз Рәмизә белән олы балалар арасы шактый, шуңа күрә апалары аны бик тансыклап көтеп алдылар. Нәркисә апасы туганчы ук, баланы үзем карыйм, дип әйтеп куйды. Һәм чынлапта колледжга укырга киткәнче Рәмизә апасы карамагында булды.Үзләре киткәндә апалары “йорт ачкычын” аңарга тапшырып калдырдылар, бу, йортта әнинең төп ярдәмче вазыйфасы аңага күчкәнне аңлата. Чынлапта без эштән чиста өйгә, кайнаган чәйгә кайтып керәбез. Вакыты булса энесе белән бергәләшеп тәмле ризык та пешерәләр.

Улым Даниярга авырга узганны белгәч Ленүзә кызыбыз, монысы минеке, мин үстерәм, диде. Энесен карауга ул бик теләп алына иде: ашатып салганнан соң бишектә җырлап йоклата, даими рәвштә аңа күз-колак булып тора иде.Төпчек бала –иркә бала диләр. Никтер андый иркәлек улыма ягылмады. Ул әтисенең уң кулы, йорттагы барлык эшләрне дә бергә эшлиләр. Миңа булышырга да вакыт таба.

Кече балалар да зур апалары кебек укуда да сынатмыйлар, җәмгыять эшләрендә дә бик теләп катнашалар. Бигрәк тә спорт өлкәсендәге уңышлары безне шатландыра.

Бергә җыелган вакытларыбыз гына сирәк – олы кызыбыз Нәркисә гаиләсе белән Майкоп шәһәрендә яши,елга ике тапкыр гына кайта алалар. Аларның кайтуы безнең өчен зур бәйрәм: олы табынга авылдагы барлык туганнар җыела.

Ләкин шул шатлыкны уртаклашырга янымда иң кадерле кешем – әнием генә юк. Җаным елый... Әниемнең югалту көннәре искә төшә... Болайда да 23 яшеннән сәләмәтлеккә туймаган, икенче группа инвалид әниемнең хәле бермәлне бөтенләй авырайды: больницада ятабыз... Әниемә ярдәм итә алмаганымннан бәргәләнәм , күңелем белән тиздән аны югалтачагамны сизәм. Җаным елый, йөзем белән елмаям, әниемнең сызланулары басылган арада тамагыннан үткәнче ашатам,бергә чәй эчәбез. Бер көнне әнием “ Мин үләрмен микән? “ – ди. “Юк, үлмисең, шыгырдаган агач давылга бирешми,”- дип аны юатам. Үзем шулай да гомеренең ахырына чкынлашканын сизде булса кирәк , тормышында калган укенечен сөйләде:

- Гомерем буе биш бала әнисе булырга хыялландым, тик минем бу хыялымны авыру җимерде, -диде – Хатын-кызның төп вазыйфасы әни булуда. Мин бу бурычны үти алмадым, - дип көрсенде. Бәлки дүрт бала әнисе булырга мәрхүм әнием сүзләре дә этәргәндер.

Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле тормыш юлы ул. Шул юллардан тормыш юлдашым Рәмил белән аңлашып, шатлык-куанычларын уртаклашып яшәргә торышабыз. Гаиләбез балаларыбызга да, үзебезгә дә тормыш авырлыкларыннан ял итү өчен җылы учак, сыеныр урын, тыныч почмак булсын иде дип көч куябыз.

Добавить комментарий