г. Казань

Место работы: организатор культурных мероприятий, журналист - ДК «Мирный»

Супруг: Газизянов Алмаз Мансурович, руководитель клубного формирования - ДК «Мирный»

Дети: Рузанна (10 лет), Данир (6 лет)

Девиз семьи: В здоровом теле – здоровый дух.

Чем Вы гордитесь больше всего? Горжусь родителями, мужем и детьми.

Самый необычный подарок, который Вы получили? Для меня лучший подарок – это поделки, рисунки, открытки моих детей. Получая от детей подарки, получаешь столько любви, внимания. Изготавливая подарки, мои дети вкладывают в нее частичку своей души.

Ваш любимый афоризм. Случайностей не бывает.

Самое яркое воспоминание детства? Когда мама подарила мне щенка, моему счастью и радости не было предела.

Ваш идеал семьи, семейных отношений? Мой идеал мой известный земляк, Заслуженный деятель искусств РТ, Заслуженный работник культуры РФ Масгутъ Имашев и ее отзывчивая, добрая супруга Фатыйма ханым. Это семья с большой буквы. Они хорошо относятся друг другу, берегут друг друга и отличаются отзывчивостью, готовы помогать любому человеку, поддержать в нужную минуту. Они приняли в свою дружную семью приемного ребенка, воспитали, дали образование. Не смотря на свой преклонный возраст (90 лет), Масгутъ Имашев продолжает активно заниматься общественной деятельностью.

«Жизнь замечательной семьи Газизяновых»

Гаилә дигәч, иң элек әнием кочагында үскән балачагым, туганнарым күз алдына килә. Үзе иртә парсыз калгангамы, кечкенәдән әнием “Бәхетле бул, ишле бул, балам”, дип теләкләр теләп үстерде. Аллага шөкер, әниемнең изге теләкләре чынга ашты. Бүгенге көндә дус, матур, тырыш гаиләдә яшим.

Безнең гаилә тарихы Казан шәһәренең Г.Камал театры каршында очрашудан башланды. Булачак иремнең исеме Алмаз. Ул елларда мин Пермь краеның Барда районында туып-үсеп, шунда яши идем. Мәркәзебез Казанга җәйге сессияне тапшырырга килгән чакларым. Бер-беребезне бер күрүдә ошаттык, өч ел телефоннан гына аралашып яшәдек, мин – Пермьдә, ул – Казанда. Минем сессия вакытында гына очраша идек.

Әйтергә кирәк, искиткеч сокландыргыч табигатьле туган ягымны, туганнарымны, дусларымны, яраткан әшемне калдырып китү җиңелләрдән булмады. Ләкин еллар, ерак юллар белән сыналган мәхәббәт җиңде. Өч елдан сон Ходай ризалыгы алып, никах укытып бергә яши башладык. Тормышыбызга нур өстәп, беренче балабыз – кызыбыз Рузанна туды. Икенче балабыз, улыбыз тугач, гаиләбез тагын да тулыланып китте. Улыбызга Данир исеме бирдек. Янәшәбездә әби-бабабыз юк, балаларны үстерәсе, яшь гаиләне аякка бастырасы, чит шәһәрдә фатир аласы бар... Хәзер шуларны уйласаң, ничек яшәдек икән дип аптырап та куясын. Бердәм булсан, барлык кыенлыкларны да җинеп була дигән нәтиҗәгә киләсен. Безнең гаиләдә “хатын-кыз әше, ирләр әше” дигән төшенчә булмады, бар әшне дә уртак башкардык. Җәмгыяттә бала тәрбияләү күбрәк анага йөкләтелсә дә, тормыш иптәшем ярдәменнән ташламады. Кирәк икән, төннәрен йокламады, мин әштә чагында балалар бакчасына чыгарылыш кичәсенә дә кызыбызга бигудилар куеп, корсетлы күлмәкләрен кидереп илтте.

Гаиләбез турында күп язарга булыр иде. Урыста шундый әйтем бар “Счастье любит тишину” диләр. Шуңа күрә күп язмыйм. Шат йөзле балаларыма, үзе дә сабыйлар кебек балалары белән уйнап йөргән иремә карыйм да, Ходайдан бәхетебез гомерле булсын дип телим. Озын, парлы гомерләр үтеп, балаларыбызның якты киләчәген күреп, чәй өстәле янында оныклар, балалар, туганнар, дуслар белән аралашып-кунаклашып яшәргә язсын.

Ә балаларыма булган теләкләремне шигырь юлларына салдым:

Кызым, улым - балаларым,

Мәхәббәт жимешләрем.

Тормышыма нур өстәгән

Иң якын кешеләрем.

Шатлык өстәп куңелемә

Елмаясыз-көләсез.

Апалы-энеле булып,

Бер кочакта үсәсез.

Сез булганда янәшәмдә,

Якты булыр таннарым.

Бәхет-шатлыклар өләшеп

Яшәгез балаларым.

Үсеп җитеп, балаларым,

Парлы тормыш төзәрсез.

Туган йорттан айрылгач та,

Чын дуслардай яшәгез.

Добавить комментарий