Сибгатова Эльмира
25.07.2019
Фахриева Динара
25.07.2019
Показать все

Тазетдинова Минзифа

Дрожжановский район, с. Старое Дрожжаное

Место работы: учитель родного (татарского) языка и литературы высшей категории в МБОУ «Стародрожжановская сош №1» Дрожжановского муниципального района РТ

Супруг: Тазетдинов Шамиль Хасиятуллович, учитель физики высшей категории в «Стародрожжановская сош №1» Дрожжановского муниципального района РТ

Дети: Гузель (24 года), Данияр (12 лет)

Девиз семьи: Жизнь дана на добрые дела.

Если бы у Вас было много свободного времени, что бы Вы сделали? Уделяла бы побольше внимания своему сыну, своей семье.

Помогала бы нуждающимся в помощи людям.

Издала бы свою диссертацию как книгу “Принцип историзма в изучении творчества Такташа”.

Что бы Вы посоветовали молодым людям для создания крепкой семьи? Семья это – трудолюбие, ответственность, взаимопонимание, взаимоуважение, серьёзное отношение ко всему. В жизни нет мелочей.

Не надо искать лёгкую, счастливую жизнь. В жизни нужно выбрать трудную дорогу. Лёгкая, беззаботная дорога к счастью не приведёт! Нет счастья без труда, без старания. Нужно стремиться добиться чего-то. Но нужно стремиться добиться чего-то обязательно своими силами, не за чужой счёт. Нужно работать, трудиться. Испытываешь чувство радости тогда, когда увидишь конечный результат своего труда.

Нужно посвятить себя своим родителям, и своей семье. Нужно уметь заботиться о близких, об окружающих людях.

Никогда нельзя завидовать другим. Нельзя думать «Вот у них это есть, а у меня нет». Нужно уметь ценить то, что дал тебе бог.

Ваша детская мечта? Я с раннего детства мечтала стать учителем.

Какое яркое событие (знакомство) повлияло на Вашу судьбу? В 1992 году мой будущий муж ради своих родителей переехал в нашу школу из Казанского педагогического института, где работал ассистентом кафедры общей физики.

Весной 1993 года отдел культуры района готовилась к творческому отчёту, который проводился в городе Казани. Нас с будущим мужем пригласила Рушания апа (пусть земля ей будет пухом!) петь. Мы вместе ходили на репетиции, вместе съездили на концерт. 17 декабря 1993 года поженились. С тех пор мы вместе и дома, и на работе, и на праздниках.

Переезд Шамиля в Дрожжановскую школу и совместное участие в республиканском творческом отчёте сильно повлияло на нашу судьбу.

Что важнее в отношениях - ответственность или любовь? Ответственность важнее. Безответственный человек он не умеет любить, ценить, уважать.

«Жизнь замечательной семьи Тазетдиновых»

Нәселебезнең зыялы затлары үрнәгендә.

Минем нәселем Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында янәшә күршеләр булып яшәгән ике кода – бай җирбиләүчеләр – Тукай белән Мәхмүт бабайларга, Кушкуактагы иркен тормышлы Фәхретдин һәм Бакуда бай сәүдәгәр булып гомер кичергән Рәим бабайларга барып тоташа.

Тукай бабайның улы Айса, Айсаның улы Әхсән, Әхсәннең улы Абдулвәли – минем әтием. Әхсән бабай әтисеннән мирас булып калган җиргә хуҗа булып, хезмәтчеләр тотып яши. Колхозлашу елларына хәтле Сыерлары, атлары, ике катлы иркен өе була. Үзенә кәләшлеккә Әлмәт районы Чупай авылында яшәүче Йосыф хәзрәт кызы Миңнисаны сайлый. Миңниса әби (1882 – 1963) Бизнә халкына укытучы, табиб буларак зур ярдәм күрсәткән. Халык медицинасы белән дәвалап, күп кенә кешеләрне савыктырган. Аны эзләп, хәтта Мәскәү өлкәләреннән хәтле килә торган булганнар. Миңниса әби өч йөзләп балага якты дөньяга туарга ярдәм иткән! Әбинең бай шәхси китапханәсе булган. Әтием Абдулвәли кичләрен әнә шул китапларны укып, безне борынгы әдәбият белән таныштыра, әхлакый кыйммәтләрнең өстенлеген раслый иде.

Оркыя әбинең (әниемнең әнисе) әнисе Майҗамал әби дә халык медицинасы белән күп кенә кешеләрне дәвалаган, буыннарыннан тайпылган кул-аякларны утырткан.

Майҗамал әбинең әтисе Мөхәммәтҗан бабай бик укымышлы кеше була. Бай китапханәсе булган. Үз өендә дә, мәдрәсәдә дә шәкертләр укыткан. Оркыя әби дә, Кушкуактан килеп биредә яшәп, бабасыннан дәресләр алган. Оркыя әби бик зиһенле булган. Коръәнне яхшы укый алган; “Ясин”ны, “Тәбарәк”не яттан белгән. Соңрак, революциядән соң, латин һәм кириллица графикасы буенча да үзлегеннән укырга, язарга өйрәнә. Оркыя әби, безгә кунакка килгәч, миңа бик тәэсирле итеп көнчыгыш әдәбиятын, “Мең дә бер кичә”не, борынгы дастаннарны көйләп сөйли иде.

Оркыя әбинең бабасы (Сабит бабайның әтисе) Фәхретдин Кушкуакта туып үсә. Ул да үз заманасы өчен бик бай кеше була. Фәхретдин бабайныкы кебек алты почмаклы биек өй, зур такта капка, мунча, кое, зур бакча ул заманда бик сирәк кешеләрдә генә булган. Хәсән исемле улын төп йортта калдырып, өч улына да зур өйләр төзеп бирә! Дүрт ир туган бер-бер артлы тезелеп киткән янәшә дүрт йортта бер-берсенә ярдәм итешеп, кунакка йөрешеп яшиләр. Мәчеткә дә бергә йөриләр.

Сабит бабай белән Майҗамал әби бер-берсен бик хөрмәт итеп, яратып яшәгәннәр. Бабай мөселман ир-егетләренә хас нык ихтыяр көчле, киң күңелле, бик сабыр холыклы, хатынының кадерен белүче кеше була. Әйбер кереп, әбинең бер күзе сукырайгач, ир-ат исемен күтәреп йөргән кайбер түбән җанлылар Сабит бабайга: “Нишләп сукыр хатын белән яшисең?! Аерып җибәр аны!”– дип “киңәш иткәннәр”. “Миңа кияүгә килгәндә, Майҗамалымның ике күзе дә бик әйбәт күрә иде”, – дип җавап биргән бабай.

Зиннәтулла бабайның (әниемнең әтисе) бабасы Рәим (Сөләйман бабайның әтисе) Бакуда яшәгән. Бай сәүдәгәр, фабрикант булган. Насыйбулла белән Хасиятулла исемле уллары шәхси фабрикада эшлиләр. Сөләйман бабай Кушкуакка кайтып, бабалары нигезенә йорт төзи, ләкин гомере бик кыска була. Зиннәтулла бабай әтисен (Сөләйман бабайны) бөтенләй хәтерләми, ә ун яшендә әнисез дә кала. Кечкенә Зиннәтулланы әтисе белән бертуган абыйлары Бакуга алып китәләр, мәдрәсәдә, рус мәктәбендә укыталар. Бакуда Зиннәтулла бабай белемле, алдынгы карашлы кеше булып җитлегә. Татар, рус, азәрбайҗан, төрек телләрендә иркен сөйләшә, укый-яза белгән. Училище тәмамлап, столяр белгечлеге ала. Шәхси фабрикаларында бик яхшы сыйфатлы итеп, төрле җиһазлар ясый. Утыз яшендә туган авылы Кушкуакка кайтып, Оркыя исемле унбиш яшьлек кызга өйләнә. 1932 – 1933 нче елларда Зиннәтулла бабай колхоз рәисе була, аны “актив”ка сайлыйлар: “кулак” ярлыгы тагылган хәллерәк кешеләрнең өй түбәләрен сүтеп йөрергә кушалар. Нинди кырыс чор булуга карамастан, бабай әләкләү, хөсетлек, кеше рәнҗетү кебек ваклыклардан өстен булып кала! Кешеләрнең өй түбәләрен сүтеп йөрмәс өчен, Зиннәтулла бабай, туган авылыннан төнлә чыгып китәргә мәҗбүр була. Өч балалы гаиләсен ияртеп, Бакуга күчеп китә. Алтын куллы Зиннәтулла бабай кая барса да югалып калмый: мебель фабрикасына урнаша. Бик яхшы эшләгәне өчен, премияләр белән бүләкләнә. Тик Оркыя әбинең үтенече буенча ике елдан соң кабат авылга кайталар. Туган нигезенә бабай нараттан алты почмаклы өй төзи, капка ясый, кое казыта. Үз өенә генә түгел, авылдашларының соравы буенча да карават, урындыклар, шкаф, шифоньер, өстәл, тәрәзә кашагаларын агачтан бик затлы итеп ясый. Мал-туарлар өчен абзардан тыш махсус мастерское да була. Бөтен җирдә пөхтәлек, тәртип хөкем сөрә. Зур бакчасы, бик күп төрле сорт алмагачлары (ул аларны үзе өйләндереп сортлар ясаган); кара, кызыл, ак карлыганнары; чия, кура җиләге; унҗиде оя умартасы була. Бабай, алъяпкычын киеп, бакчада эшләргә дә яраткан. Йорт эшләре белән бабай, өй эчендәгеләре белән әби җитәкчелек итә. Өйгә бакча капкасыннан кереп йөриләр (ә зур капкадан мал-туарларны урамга чыгарып йөртә торган булалар). Ике яклап чәчәкләргә күмелгән сукмак буйлап үтәсе.

Зиннәтулла бабай гомеренең соңгы көненә кадәр үзенең тышкы һәм рухи матурлыгын җуймаган. Тешләре дә ап-ак булган. Ул беркайчан да тәмәке тартмаган, хәмер кулланмаган. Бик пөхтә, җыйнак һәм модалы итеп киенеп йөргән. Мәчеткә бисерлы түбәтәй, ап-ак күлмәк, кара костюм, ялтырап тора торган кап-кара туфли кия торган булган. Үзе гаять тыйнак, әдәпле, бик юмарт, кешеләрне хөрмәт итүче, урынын белеп кенә бик матур итеп әдәби телдә (бераз гына әзәрбәйҗан акценты белән) сөйли белүче, бик грамоталы кеше була. Беркайчан да тавышын күтәреп сөйләшмәгән. “Туганнарыгыз белән яхшы йөрешегез, матур гына җырлагыз, биегез, сөйләшегез. Кешегә начарлык эшләмәгез, гайбәт сөйләмәгез,”– дип, васыять әйтеп калдырган.

Минем әти-әнием менә шундый белемле, затлы, игелекле, гадел, намуслы нәсел балалары иде. Әби-бабаларым, һөнәрле һәм тырыш булулары нәтиҗәсендә, җитеш тормышлы булып яшәгәннәр. Әти-әниемнең яшьлекләре авыр сугыш чорына туры килсә дә, үз кыйблаларына тугры калганнар: ата-бабадан килгән сыйфатларны саклап, безгә дә тапшырдылар.

Аллаһы Тәгалә үземә охшаган тормыш иптәше туры китерде: аның да нәселе шундый тырыш, төгәл, җаваплы, затлы. Минем иремдә Сабит бабай сабырлыгы, Зиннәтулла бабайның зиннәтле, алтын куллы булуы чагыла. Иркен өебезне үз куллары белән төзеде. Икебез дә әби-бабаларыбыз кебек укытучы һөнәрен сайлап, менә инде утыз ел намуслы хезмәт итәбез; халык мәнфәгатен кайгыртып, җәмәгать эшләрендә актив катнашабыз. Икебезнең дә әтиләребез – Абдулвәли Әхсән улы һәм Хасиятулла Фәсхетдин улы – сугыш ветераны иде. Бүген инде бер әни генә калды: 89 яшьлек кайнанам – Разия Җамалетдин кызы – безгә төпле киңәшләрен биреп, дога кылып тора. Балаларыбыз да чиста күңелле, тәрбияле. Апасы үрнәгендә улыбыз Данияр да беренче сыйныфтан гел бишле билгеләренә генә укый. Олимпиадаларда, төрле бәйгеләрдә җиңүләр яулый; Руслан Данирович Шәрәфетдинов җитәкчелегендә баян мәктәбенә йөри, спорт белән шөгыльләнә. КФУның халыкара багланышлар институтында магистратураны кызыл дипломга тәмамлаучы кызыбыз Гүзәл – Зиннәтулла бабай кебек күп телләр белә; Миңниса, Майҗамал, Оркыя әбиләр, Мөхәммәтҗан бабай, әтием Абдулвәли кебек гарәп графикасында Коръән укый. Миңниса әбинең китаплары бүген дә кулланылышта.

Игелекле гамәлләре белән халык хәтерендә калган нәселебезнең зыялы затлары үрнәгендә телебезгә, динебезгә тугрылыклы, белемле, намуслы, тырыш булырга омтылып, кеше хакын хаклап, дини бәйрәмнәр үткәреп яшибез. Буш вакытта “Иҗади эзләнүләр юлында” (Казан: РИЦ «Школа», 2009, – 212 б.) исемле китабыбызны кулыбызга алып, нәсел тарихын барлыйбыз, әби-бабаларыбызның күркәм яшәү рәвешен балаларыбызның күңеленә сеңдерергә тырышабыз. Кадерле тормыш иптәшем – Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Шамил Хасиятулла улы ясаган зур шәҗәрә өебезнең стенасын бизәп, кунаклар игътибарын җәлеп итеп, кыйблабызга якты тәрәзә булып тора.

Добавить комментарий