Самиева Наиля
24.07.2019
Свищева Гульнара
25.07.2019
Показать все

Саттарова Айгуль

г. Казань

Место работы: преподаватель специальных дисциплин - ГАПОУ «Международный колледж сервиса»

Супруг: Саттаров Эдуард Марселевич, независимый специалист - Mersedes-Benz в МБ-Ирбис

Дети: Сафия (7 лет), Эмин (3 года)

Девиз семьи: Один в поле не воин – семья это сила.

Чем Вы гордитесь больше всего? Своей семьей, в которой я выросла и создала сама.

На что похожа Ваша семейная жизнь? На сказку.

Ваш любимый афоризм . Все в наших руках, поэтому их нельзя опускать. Коко Шанель

Что важнее в отношениях - любовь или ответственность? В отношениях - ответственность, в браке - любовь.

Ваш идеал семьи, семейных отношений? Мои дедушка с бабушкой, проживших рука об руку 60 лет совместной жизни, при этом вырастивших 5 счастливых детей, воспитавших 9 внучат и успевшие насладиться прелестями правнуков.

«Жизнь замечательной семьи Саттаровых»

“Минем гаиләм – минем терәгем!”

Саттаровлар гаилэсенең тарихы 2007-нчы елда туды. Һәрбер 18 яшьлек яшь кыз кебек, мин дә өч елдан бу егеткэкияүгә чыгып, тормыш корырмын,дип уйламаган идем. Тик тормыш барысын да алдан уйлап, безнен өчен хәл итеп куйган булган инде. Уку йортын тәмамлагач, йөргән егетем тәкъдим ясады һәм ике айдан барлык йолалаларга туры китереп никах, ә сентябрьдә гөрләтеп туй иткэннэн соң, туй сәяхәтенә чыгып китттек.

Еллар узгач кына, без узебезнең гаиләнең ныклыгын, бердәмлеген аңлыйбыз, һәм үз вакытында минем “Кияүгә чыгарга әзерме?” дигэн сорауна, “Эйе” дигән җавабым тиешле, төгәл җавап булуына көннән-көн ныграк ышанам.

Бүгенге көндә без үзебезне иң бәхетле гаилә дип саныйбыз. Билгеле булганча, тулы гаилә балалардан башка күз алдына килми. Безнең дәгаиләбезне тулыландырып, бизәп торучы, тормышка ышаныч, өмет белән карарга өндәүче сау-сәламәт балаларыбыз бар: Сафия белән Эмин.

Өйдәге , гаиләдәге тынычлык өчен мин иремә Эдуардка рәхмәтлемен. Ул, чыннан да,бик сабыр, кешелекле, ышанычлы ир: эшендэ бердэн бер специалист, балаларгаүрнэк эти,аучы, балыкчы да.

Кызым Сафия, бик акыллы һәм үз яше өчен бик тырыш, әле кечкенә булуына карамастан сынлы гимнастика буенча күп төрле уңышлары белән сөендерә. Ул алып кайткан кубок, медальләр өйне бизәп торалар. Шулай ук иҗади эшчәнлек белән дә кызыксына. Иң соңгы зур уңышлык - ул “Татар кызчыгы - 2019” конкурсында катнашу булды.

Улым Эмин, әле апасыннан купкә кечкенә булса да, бик шаян, җитез. Музыка, спорт белән кызыксына, инглиз телен өйрәнә.

Балаларны тәрбиләүгә мин вакытымның күп өлешен бүлеп бирәм. Алар кешелекле, белемле, тәрбияле, җәмгыять өчен файдалы, кирәкле кеше булсыннар дип тырышам.

Гаилә традицияләрен өйрәнү, саклау дәвам итүче узебезнең бурыч дип саныйбыз.

Кечкенәдән мине традицияләрне сакларга, хөрмәт итәргә өйрәттеләр. Шуның өчен мин үземнең гаиләмә, әти-әни, әби-бабама бурычлымын. Ә минем өчен үрнәк булып, беренче чиратта, әлбәттә, әби белән бабам торалар. Алар бергә, иңгә-иң куеп, 60 ел гомер кичерделәр. Балалар, оныклар, оныкчыклар үстүредә үз өлешләрен кертәләр, киңэшләре белән һәр вакыт ярдәмгә киләләр иде. Нәкъ менә алар миңа тормышның кыйммәтләренә төшенергә, авыр булганда да егылмаска, нык булырга, бернигә карамастан, көчле булып кала беләргә, шул ук вакытта гаилэне саклап калырга, гаиләнең терәге, таянычы булып, тату яшәү серләрен өйрәттеләр.

Безнең гаиләбездә минем бабам – Юнысов Сәүбән Йосыф улы – чын герой. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан, лейтинант, танкист, Берлинга кадәр барып җитүче. Аның дәрәҗәле бүләкләрен карап безне горурлык хислэре белән ала. Әле сугыштан соң бабам шигырьләр яза башлады һәм безгә җыентык итеп калдырды. Соңрак без аны җыеп, китапчык итеп бастырдык.

Безнең гаиләнең бер традициясе булып 9 майда Җиңү парадына чыгу тора. Кызганычка каршы, хәзер бабабыз безнең арабызда юк. Ләкин шуңа да карамастан, ел саен аның каберенә барып, аның турындагы якты истәлекләрне, аларның гаилә тормышын балаларга сөйләүне без узебезнең бурыч дип саныйбыз. 9 май көнне, аның портретын тотып “Үлмәс полк”ка чыгабыз. Кичен балаларга гаилә альбомыннан фотолар күрсәтеп, аның узе язган шигырьләрен укып, истәлекләр сөйлибез. Шулай итеп аларга бабалары турындагы мәгълүматны тапшырабыз. Аның белән горурланабыз.

Чыннан да, мин үземнең гаиләмне тату, дус, бердәм дип саный алам. Монда минем эти-эниемнең тырышлыгы зур. Мин гаиләдәге өченче бала, шулай да абый-апаларым белән уртаклыкны һәрвакыт тоеп, сизеп торам. Әти-әниебез безгә туганлык җепләрен сакларга, бер-береңә ярдәм кулын сузып, авыр вакытта ярдәм итешеп, гаиләбездә булган йола, традицияләрне саклап, хөрмәтләп яшәргә өйрәттеләр.

Әтиебез – Юнысов Фәрит Сәүбән улы – безнең балаларның герое. Барыбыз да аның яшәүдән тәм табуына сокланып туя алмыйбыз. Ул бик акыллы, төпле, фикерле. Күпләр аңа карап соклана, горурлана, үрнәк ала. Ул белмәгән эш юктыр: баянда да уйный, хуҗалыкта да алтын куллы. Оныкларын, балаларын һәр ялларда мунчалар ягып көтеп ала.

Әлбәттә, боларның барысы да әниебездән башка күз алдына китереп булмас иде.Әни – ул кояш кебек елмаеп, өй эчен нурга күмүче, гаилә учагын сүндермичә саклаучы Тәнзилә исемле фәрештә.

Быел аларның бергә торуларына 45 ел булды. Әниебез уникаль кеше: җырлый да, бии дә, тәмле итеп ашарга да пешерә.Әти белән безгә үрнәк булып торалар. Оныклары өчен гаилә традицияләрен искэ төшереп, күпме вакыт үтүгә карамастан, һәрвакыт заман белән бергә атларга тырышалар. Мәсәлән, 2018 елның көзендә әтием “Зөләйхә күзләрен ача” киносын төшүредә катнашты, ә 2019 елның мартында, 14 кешедән торган бөтен гаиләбез белән, татар гаиләсе буларак, СТС федераль каналында баручы “ПРОСТОКУХНЯ” тапшыруында төштек.

Шулай ук тормыш иптәшем Эдуардның да гаиләсен телгә алып китәсем килә. Аларның да өлеше бик зур. Балаларны тәрбияләүдә, тормышта безгә зур таяныч булып торалар.

Сүземне тәмамлап, шуны эйтәсем килә: мин – бәхетле, чөнки янәшәмдә һәрчак ышанычлы кешеләр. Кирәк вакытта ярдәм кулын сузып, таяныч булырдай якыннарым бар. Шундый кешелэр янәшәңдә булганда, һичшиксез, тату, дус гаиләдә яшисе килү теләге тагын да арта. Чөнки дөнья белән мәхәббәт идарә итә – гаиләгә, сөйгән ярга, балаларга, әти-әнигә,Ватанга булган мәхәббәт. Гаилә – ул һәрвакыт кайтасы килеп тора торган, сине анда сагынып, яратып көтүче кеше булган, синең үз-үзең булып кала торган бердәнбер урының. Гаилә учагын саклагыз.

Добавить комментарий