Высокогорский район, п. «Бирюлинского зверосовхоза»

Место работы: учитель татарского языка - МБОУ МБОУ «Бирюлинская средняя общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района РТ»

Супруг: Равилов Ильдар Мухаметканифович, заместитель начальника базы ООО «Скай-Лэнд»

Дети: Адель (22 года), Аяз (16 лет)

Девиз семьи: Дети не будут лениться, если семья будет трудиться.

Что важнее в отношениях – ответственность или любовь? Для нас эти два качества неразделимы. Когда ты любишь, ты берешь ответственность за других людей, поэтому любовь не может существовать отдельно от ответственности.

Чем вы гордитесь больше всего? Я горжусь своей большой семьей. Мы всегда одно целое. При любых жизненных обстоятельствах мы всегда поддерживаем друг друга, будь это победа или поражение.

Больше всего Вам нравится, когда… Больше всего нам нравится, когда наша семья вместе, и мы можем проводить время для себя пользой, будь это активный отдых или семейный ужин дома. А автомобильные поездки всей семьёй делает нас ближе друг другу, объединяет наши интересы и просто доставляет нам огромное удовольствие.

Если бы у Вас было много свободного времени, что бы Вы сделали? Свободного времени практически не бывает, но я всё-таки нахожу его для ведения рубрики в инстаграме о своей любимой школе. А порадоваться есть чему. Как и любой член этой большой семьи, под названием «ШКОЛА», я горжусь любыми успехами членов этой семьи, будь это ученик или учитель. Я помогаю быть в курсе самых разных событий школы жителям посёлка, района, республики.

Что бы Вы посоветовали молодым людям для создания крепкой семьи? Я посоветовала бы для молодой семьи, прежде всего, любовь, взаимоуважение, поддержка. Пусть молодожёны доставляют друг – другу больше радости. Не боятся житейских проблем.

«Жизнь замечательной семьи Равиловых»

Гаилә... Бәхет... Минем өчен бу сүзләр бер үк мәгънәгә ия, чөнки гаиләдә бәхет яшәгәндә генә ул чын гаилә буладыр. Ягымлы, җылы хисләр белән тулган, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклаган һәм буыннар аша тапшыра килгән гаилә – бәхетле гаилә була.

Без дә еш кына гаиләдә үткән буыннарыбыз тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, әби- бабайлар, аларның ата- аналары турында сүз кузгатабыз: әби-бабаларыбыз ни белән шөгыльләнгәннәр, нинди һөнәр ияләре булганнар – болар барысы да безне кызыксындыра. Шуларны туганнардан, өлкәннәрдән сораштырып, фоторәсемнәрен табып, альбомнарга теркәп барабыз. Нәселебезнең шәҗәрәсе дә бу альбомда урын алган. Яу кырында ятып калган Габделкотдус бабам һәм сугыштан яраланып кайткан Сөләйман бабамның, тылда фидакарьләрчә хезмәт куйган Хәдичә, Миңнебанат әбиләремнең фотосурәтләре альбомның беренче битендә. “Җиде буынга хәтле ата-бабаңны бел”, диләр, ә мин биш буынга хәтле беләм. Киләчәктә эзләнүләремне дәвам итәргә уйлыйм. Мин нәселебез белән горурланам, бигрәк тә сугышта катнашкан бабаларым белән! Кызганыч, Габделкотдус бабам яу кырында ятып кала. Инде менә ничә еллар узганнан соң гына, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, без аның каберен таптык. Ел да Смоленск өлкәсенә барып, бабабыз рухын яд итәбез. Ул безнең инде традициягә әверелде. Бөек Ватан сугышы темасы – бу безнең өчен, хәер, безнең өчен генә түгел, бөтен ил өчен, әрнүле, сагышлы тема. Яраткан бәйрәмебез – 9 нчы май. Сагышлы, моңсу, күз яшьле көн булса да, яратабыз без Җиңү бәйрәмен. Совет сугышчыларының батырлыгы, тылдагыларның фидакарь хезмәте яшь буында соклану һәм горурлык хисләре уята. Бөреле бистәсендә ел саен җиңү парады уза. Без анда гаиләбез белән катнашабыз. “Үлемсез полк” маршында да катнашуны традициягә керттек.

Нәселебездә көндәлек тормышта кулланылган бик истәлекле борынгы эйберлэрне саклап, буыннан-буынга тапшыру традициясе дә яшәп килә.Без үзебезнең йортыбызда мини-музей ясадык. Әби-бабаларыбызның тормышын һәм көнкүрешен чагылдырган бу экспонатлар аерым бүлмәдә саклана. Без аны "Гаилә кыйммәтләре музее" дип атыйбыз. Анда күмер үтүген, читек, Тула самоварын, кул тегермәнен, сукыр лампаны, борынгы үлчәү белән герләрен, бизәкле сандыкны, он сала торган җилпучны һәм башка бик күп экспонатларны күрергә мөмкин. Борынгы җиз дага музейдан өебезгә күчте. Борынгылар күз тия диләр. Яшь чакта андый ырымнарга бик ышанып бетмәсәм дә, хәзер, “Борынгылар белми әйтмәс”, дип мондый әйберләргә игътибар бирә башладым. Татарларда даганы бусагага кадаклап куя торган булганнар. Бәхет, сәламәтлек китерә, йортны кара көчләрдән саклый дип ышанганнар. Без дә йортыбыз бусагасына дага кадаклап куйдык. Экспонатлар арасында иң кадерлеләренең берсе - бөтен детальләре дә агачтан ясалган балалар арбасы. Анда инде менә ничә буын үскән. Ирем Илдар, аның апалары, сеңлесе, энесе, ә аларга кадәр әтиләре шул арбада үскән. Бу арбаның тылсымлы көче бар сыман тоела миңа!Бу кадерле, серле арба музеебызның түрендә тора. Анда үскән кеше берничек тә начар була алмый. Без аны киләчәк буын өчен кадерләп саклыйбыз.

Безнең нәселдә традициягә әверелеп баручы бер ышануяши – 2 декабрьдә никах укылса, бәхетле, мәхәббәтле, мул тормышта яшисең дигән. Бу чыннан да шулай ахрысы дип ышана да башладык инде. Күз тимәсен, Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәменнән ташламасын! Эти белән әниебез бик матур тормыш кичерделәр. Без - аларның биш баласы, тыныч, тату гаиләдә, әти – әни назын күреп үстек. Зур рәхмәт аларга!Урыннары оҗмахта булсын, сүзләрем дога булып барып ирешсен! Ирем Ильдар белән без дә 2 нче декабрьдә никах укыттык. Аллага шөкер матур гына яшәп ятабыз. Бертуган сеңлем Ләлә дә кияүгә чыкканда шарт куйды: “Никахны бары тик 2 нче декабрьдә уздырабыз” - дип. Алар да хәзерге көндә чүкердәшеп яшәп яталар, ике ул үстерәләр. Бездән соңгы буын да бу йолага хилафлык китермәс дип ышанып калабыз.

Без барыбыз да җырга, моңга гашыйк кешеләр. Тормыш юлдашым Илдар өздереп гармунда уйный. Улларыбыз да әдәбият- сәнгать җанлы булып үстеләр. Олы улыбызга фронтовик шагыйрь Гадел Кутуй хөрмәтенә Гадел дип, ә кече улыбызга язучы- прозаик Аяз Гыйләҗев хөрмәтенә Аяз дип куштык.

Әлеге кечкенә музейда гаиләбез белән җыелышып утырырга яратабыз. Гармун тартып, борынгы һәм заманча җырларны җырлыйбыз. Мин үзем күбрәк халык җырларын яратам. Илдар белән танышкач, аның гармунда уйнавын ишеткәч, шундый шатландым мин. Менә бит, хәзер миңа кушылып җырлау өчен гармун булды, дип. Үзеннән бигрәк гармунына күбрәк гашыйк булдым бугай. Ә Илдар минем кара күзләремә гашыйк булдым ди. Беренчекүргәчтә, кара әленинди чем кара күзлегүзәлкәй, дипуйладым, ди.

Без очрашып йөргәндә ул ниндидер кара күзләр турында җыр көйләп йөри иде. Хәзер дә җырлый. Очраклылыкмы бу, әллә шулай туры килүме, улым Гадел репертуарында да тәүге җыры "Кара күзләрең" дигән җыр булды. Без ,туган көннәрдә, гаилә бәйрәмнәрендә, ул җырга кушылып җырлыйбыз, биибез.Җыр-моңга мәхәббәт безнең улларыбызга да күчкән, күрәсең. Олы улыбыз Гадел кечкенәдән җырлый. Ул – республика, бөтенроссия, халыкара җыр бәйгеләре дипломанты һәм лауреаты, Мәскәүдә ГИТИС тәмамлады. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе төшергән “Җылы эзли җаннар” сериалында төп рольләрнең берсен башкарды. Кече улыбыз Аяз театр түгәрәгенә йөри, актерлык серләренә өйрәнә. Концертлар, төрле чаралар алып бара.

Безнең гаиләдә ир – баш, хатын – муен. Илдар – гаиләбезнең терәге, яклаучыбыз. Әбием мин кияүгә чыкканда шундый киңәш бирде. Учын йодрыклады да: “Менә кара, кызым, ир-ат кош кебек ул. Учны кысып тотсаң, аның эчендәге кош сытыла, ә бераз бушатсаң, очып чыгып китә, шуның кебек булмасын өчен, учны бик каты кысарга да, бушатырга да ярамый диде. Мин,әбием киңәше белән, билгеле бер урталыкны табып яшим.

Добавить комментарий