Нурлатский район, г. Нурлат

Место работы: заместитель директора - МБУ ДО «Центр детского творчества» Нурлатского МР РТ

Супруг: Мухаметов Ильнур Ильясович, экспедитор

Дети: Язиля (19 лет), Айзида (11 лет)

Девиз семьи: Дела, проблемы?

Все пустое!

Душа ребенка – Вот святое!

Цветок в душе

Еще так мал!

Успей полить, чтоб не завял!

Чем я горжусь больше всего? Больше всего я горжусь своими родителями. Дружной, отзывчивой семьей, где я выросла. Горжусь своим выбором спутника жизни, отцом своих детей! Горжусь ответственностью, друг перед другом во взаимоотношениях, взаимоуважением, которое мы сумели сохранить с ним в течение 20 лет совместной жизни! И теперь как родители гордимся успехами своих детей.

Если бы у Вас было много свободного времени, чтобы вы сделали? Больше путешествовали бы со своей семьей. Совместный отдых укрепляет отношения и оставляет всегда много положительных эмоций и воспоминаний, и у родителей, и у детей.

Что бы Вы посоветовали молодым людям для создания крепкой семьи? Молодым людям хотела бы посоветовать быть ответственными и отнестись серьезнее к браку. Задуматься и представить жизнь со своим избранникам через 10, 20, 30 лет и далее. Выбирать не просто мужа или жену, а отца или матери своих будущих детей.

Что важнее всего, ответственность или любовь? Любовь – это и есть ответственность перед избранником сделать его(ее) жизнь счастливым.

Какое напутствие Вы дали бы своим детям? Расти, развиваться, не останавливаться на достигнутом, но при любых обстоятельствах оставаться людьми!

«Жизнь замечательной семьи Мухаметовых»

Нәрсә соң ул бәхет? Нидә соң ул гаилә бәхете? Гаиләләр бер-берсенә охшаш булсалар да, аларның hәрберсе үзенчәлекле, hәрберсе үзенчә бәхетле, һәрберсе серле сандыкка тиң.

Кеше гомере бигрәк кыска бит! Иртән төшкән чык кебек, бер ялтырап ала да, эһ дигәнче кибеп югала. Бу кыска вакыттан оста файдаланып, гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң? Бу дөньяда адашмыйча-саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга? Минемчә ул, дөрес итеп никахлы гаилә кору, шунда яшәү, үзеңнән соң матур эз калдыру. Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы.

Минем уйлавымча, гаилә – җан тынычлыгы бирә торган җылы учак, сау-сәламәт балаларыбыз, ышанычлы киләчәк. Бер-берсен аңлап, яратып, кайгыртып яшәүче парлар гына имин гаилә төзи аладыр! Бер-береңә ышанычлы терәк, кайгыртучан мөнәсәбәт – болар гаиләнең нигезе!

Безнең гаилә башка гаиләләрдән әллә ни аерылып тормаса да, үзенә генә хас булган матурлыгы бар.

Тормыш иптәшем Илнур белән гаилә корып жибәрүебезгә дә быел 20 ел вакыт үтеп киткән! 20 ел күп гомер сыман, тик аның узганы сизелми дә калды. Бу еллар үз эченә күпме бәхетле мизгелләрне сыйдырды! Гаиләбезнең яме hәм тормышыбызның мәгънәсе булып, 2000 елда беренче кызыбыз Язилә туды, 2008 нче елда тормышыбызга тагын да ямь өстәп, икенче кызыбыз Айзидә дөньяга аваз салды.

Кешенең асылы яши-яши таныла. Тормыш иптәшем Илнур минем өчен зур терәк, таяныч, гаиләбезгә яктылык бирүче чыганак булып тора. Ул мине яңа үрләр яуларга, үз өстемдә эшләргә этәрә, рухландыра, дөньямны ямьләндерә. Әти кеше буларак балаларыбыз өчен ягымлы, кирәк чакта кырыс та булла белә. Тормыш иптәшем, чын мәгънәсендә, тормышымда иптәш булган кеше! Минем хыялларымны тормышка ашыручы, уй-фикерләремне хөрмәт итүче, балаларына үрнәк булып, аларны яратып кайгыртучы әти! Гаиләнең ныклыгы, аның гүзәллеге, әти-әнинең җылы мөнәсәбәте, әлбәттә, балалар белән бәйләнгән. Балаларыбыз безнең ышанычлы киләчегебез, горурлыгыбыз булырга тиеш! Ә без әти-әниләр үзебез моңа үрнәк булсак кына, гаилә тотрыклы, ә балалар тату hәм бердәм булып үсәләр дип уйлыйм мин.

Әти-әниләребезгә булган кадер-хөрмәт, гаиләдә иптәшем белән бер- беребезгә булган кайгыртучан мөнәсәбәт, хөрмәт, бу – безнең гаилә бәхетенең нигезе!

Тормыш сынауларына бирешмичә, катлаулы хәлләрдән кулга- кул тотынышып алга барганга, бер- беребезгә булган җылы мөнәсәбәтне югалтмыйча, бер-беребезнең уй-фикерләрен хөрмәт итеп, киләчәккә ышаныч белән атлаганга, бу 20 ел сизелми дә үтеп киткән икән бит! Бүгенге көндә үз көчебез белән корган нигезебез, яраткан эшебез, безне көннән-көн үз уңышлары белән куандырып торган – сау- сәламәт балаларыбыз, кадер-хөрмәттә яшәүче әти-әниләребезнең исән-сау булуы – бу иң олы бәхет түгелме! Без бәхетле әти-әни! Бүгенге көндә балаларыбызның уңышларына куанып, алар белән рухланып яшибез! Горурланырлык балалар үстерү – безнең изге бурычыбыз!

Олы кызыбыз Язилә дүртенче буын укытучылар династиясен дәвам итүче, булачак укытучы! Мәктәпне медальгә тәмамлап, Казан Федераль университетынын Физика институтында уңышлы гына укып килә. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог, күп еллар мәктәп директоры булып эшләгән мәрхүм Таһир бабасы исән булса, оныкчыгы белән бик горурланыр иде!

Кызыбыз Язилә гомер буе балаларга туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләп, татар теле һәм әдәбияты укытып лаеклы ялга чыккан дәү- әниебез Нәфисәнең яраткан оныгы, ә минем педагоглык хезмәтемдә рухландырып торучы ышанычлы алмашчым! Кечкенә кызыбыз Айзидә үзенә бертөрле, иҗади дөнья белән янып яшәүче кызыбыз ул! Биюләре, төрле чараларда матур итеп шигырь сөйләүләре белән тамашачыны әсир иткән нечкә күңелле кызыбыз безнең! Ул да укуындагы уңышлары белән, сәнгать чараларында алган дипломнары белән безне гел куандырып тора!

Бердәм, тату гаиләдә генә бәхетле тормыш кичерергә, намуслы, мәрхәмәтле, эш сөючән балалар үстерергә мөмкин бит! Үз йортың белән яшәгәндә, ир кешегә ир-ат шөгыле, хатын-кызга үзенеке табылып кына тора. Балаларыбызны да яраткан шөгыле булсын, мөстәкыйль тормышта югалып калырлык булмасын дип тәрбияләргә тырышабыз. Шуңа да, кызларыбыз кул эшлэренә өйрәтә торган түгәрәкләргә йөриләр. Тегү, чигү һәм башка кул эшләрен яратып башкаралар. Ә инде аш-су пешергәндә, алар гел минем янымда. Егетләргә генә түгел, кыз балаларга да җитмеш төрле һөнәрне белү зыян итмәс!

Түгәрәк гаиләне тагын да түгәрәк итә торган үзенчәлекле гаилә бәйрәмнәребез бар! Бугамәлләр балаларыбызның күңелендә озак сакланыр, алараны дәвам итәрләр дип ышанабыз.

Балаларыма үрнәк әни булу, ә иремә ягымлы, матур хатын, дус hәм киңәшче булу – минем төп максатым. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану кагыйдәләрен куллану миңа сәламәт яшәү һәм матур хатын-кыз булу өчен иң кирәкле яшәү рәвеше.

Балалар иҗат үзәгендә иң актив, кызыксынучан, лидер балалар белән эшләү, миңа үземә дә һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып барырга, балалар белән бер дулкында булыр очен, күп яңа кызыклы китаплар укып, донья яңалыклары белән кызыксынып торырга этәрә, вакыттан артта калмаска ярдәм итә.

Үз балаларыма гына түгел, эшемдә дә, балаларда мәрхәмәт тәрбияләргә тырышам. Шуңа да, алар белән төрле хәйрия чаралары, ярдәм акцияләре оештырып, әлеге чаралар ярдәмендә тирә-ягыбыздагы тормыштан кимсетелгән кешеләргә җылы мөнәсәбәт булдыру өчен тырышам. Бөтен теләгем – мөмкинлекләре чикле, язмыш җиле ятим иткән балаларны, ялгыз карт-карчыкларны җәмгыятебез үз итсен, кире какмасын иде!

Гаиләсез тормыш түгәрәк була алыр микән? Җавап бер генә! Юк, гаиләсез без ялгыз, тормышыбыз буш hәм мәгънәсез. Яратучың hәм яратыр кешең булмаса, йөрәк тә яшәвеннән туктый, тормышның яме югала, ә күңел үзенә урын таба алмый. Гаилә ул – мәхәббәт, җылылык һәм тугрылык саклаган зур бер мохит. Гаилә дөньясында гына син үзеңне кирәкле, ышанычлы һәм бәхетле итеп хис итә аласың.

Бүгенгесе көндә мин үземне бик бәхетле хатын, әни дип саныйм, чөнки минем янәшәмдә яраткан тормыш иптәшем, сау-сәламәт балаларым, ике әнием, ике әтием дә исән-саулар, безнең янәшәбездә. Шушы бәхетемә мин шөкер итеп Аллаһыма чиксез рәхмәтлемен! Җир йөзендәге барлык кешегә дә шундый бәхет телисем килә: гаиләләрдә бердәмлек, мәхәббәт һәм җылылык балкып торсын, балалар ятим үсмәсен, әти-әниләребез сау булсыннар!

Без, кешеләр, җиргә иҗат итәргә, сөяргә, сөелергә, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көн күрешебездә нинди кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк!

Добавить комментарий