Загидуллина Лилия
23.07.2019
Каюмова Анна
24.07.2019
Показать все

Кадырова Лейля

с. Верхний Услон

Место работы: музыкальный руководитель в МБДОУ д/с Солнышко

Супруг: Кадыров Ирек Экрамович, заместитель генерального директора, ЧОП Контр- Булгар

Дети: Самир (8 лет), Сафар (2 года)

Девиз семьи: Ни шагу назад, ни шагу на месте, а только вперёд и только вместе.

Чем Вы гордитесь больше всего? Своей семьёй: моим талантливым и творческими и спортивными успехами моих сокровенных детей , золотыми и хозяйственными руками своего дорогого мужа.

На что похожа Ваша семейная жизнь? На улей с пчёлами, где каждый работает на общее благо.

Какое напутствие Вы дали бы своим детям на будущее? Верить в себя и свои силы. Быть решительными и целеустремленными. Всегда иметь цель и стремиться к ней.

Что означает для Вас Родина? Родина страна, в которой я родилась, живу тружусь, с её природой и многонациональным народом.

Что важнее в отношениях ответственность или любовь?Ответственность за любовь!!!

«Жизнь замечательной семьи Кадыровых»

Яшел Узән районы, Мулла Иле авылында 1984 елның 6 апреленең бик матур кояшлы көнендә Гыйматовлар гаиләсендә зур шатлык: икенче бала буе 57 см, 4кг 100гр. авырлыктагы кичке сәгать сигезләр тирәсендә кечкенә бер кызчык дөньяга аваз сала. Кечкенә кызчыкны өйгә алып кайткач, әтисе Фәхим кызга исем таба: 1нче кызыбыз Ләйсән булгач, 2нчесе Ләйлә дип куша. Әнисе Әминәгә дә бу исем бик ошады.

Көн-артыннан көн үтте, Ләйлә зур булып үсте, матур җырлар җырлый-җырлый, әкиятләр сөйли-сөйли әнисенең моңлы тавышы кызны бик тиз устерде. Балалык чоры белән хушлашып, яшүсмер чорына килеп җитте.

Уку дәверендә Ләйлә күп уңышларга иреште: төрле мәктәп чараларында, конкурсларда, җыр бәйгеләрендә катнашып, лаеклы урыннар яулады. Кечкенәдән аның теләге чын артист, җырчы булып Венера Ганиеваныкы кебек матур күлмәкләр киеп зур сәхнәләрдә чыгыш ясау иде.

Зур юлларга безне чыгардың син, күңелләргә бирдең омтылыш.

Соңгы кыңгырау булсын беренчесе, син каршыла безне, зур тормыш.

Мәктәп белән хушлашып җырчы теләген чынга ашыру өчен Ләйлә Казан дәуләт һәм сәнгать университетына Венера Ганиева классына укырга керде. Уку дәверендә нинди генә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килмәде. Татарстаннын танылган композиторы Фарит абый Хатыйповның иҗат кичәсендә, аның «Туган көн», «Очрашыйк дуслар» дип аталган җырларын Казан Филармония концертлар залында чыгыш ясаганнан соң мине Хәмдүнә апа Тимергалиева үзе янына чакырып алды-кызый тавышын Әлфия апа Авзаловага ошаган, син кайсы як кызы, кайда укыйсын дип сорады? Мин барысын да сөйләп бирдем, Хәмдүнә апа миңа үз төркемендә әшләргә тәкъдим ясады. Мин шатланып риза булдым. Шулай Хәмдүнә Тимергалиева төркемендә 8 елдан артык әшләдем. Шундый уңышларга ирешүем өчен Хәмдунә апа Тимергалиевага хәм әти-әниемә зур рәхмәт. Дипломны кулыма алгач, яңа ачылган Казан дәуләт керәшеннәрнең фольклор ансамбле «БЕРМӘНЧЕК»кә баш администратор булып әшкә урнаштым. Әти-әнием кечкенәдән үк әйтә килделәр, гаилә 1нче урында. Шуннан соң мин уйлана башладым.

Матур жәй айларында әти-әниемнен хәлләрен белергә кайтканда ЮХИДИ хезмәткәре машинамны туктатып документларымны сорады. Документларны кулына алгач, чибәр кыз кияүдә тугелме дип сорады, ә мин куп уйлап тормыйча шундый матур егет өйләнмәгән дип жавап кайтардым. Шулай сөйләшә торгач, ул минем телефон номерымны алды. Мин шулай юлга кузгалдым. Бераз вакыт узгач, телефон шалтырый, телефонны алсам бу шул матур егет Ирек булып чыкты. Шулай без сөйләшеп, очрашып йөри башлагач, ул үзе туып үскән Югары Осланга алып килде. Андагы матурлыкны күреп мин шаккаттым, бик кызыктым, сәяхәтебезне Идел яры буйлап дәвам иттек. Идел буенда куп балалы гаиләләрне күреп, Ходай насыйп итсә минем дә шундый гаиләм булсын диеп теләдем. Ирек берсүзсез бары тик тыңлап торды.

2010 елның 4 мартның матур кояшлы көнендә Аллаһе Тәгалә каршында без ир белән хатын булдык. Казанның иң матур Кол Шариф мәчетендә безгә никах укылды.

Ирек миңа: Мин сине гомерем буе яратырга ант итәм.

Хәзер без бергә, без булдырабыз!!!

Без Егепетка сәяхәт иттек, икебез бер теләк теләдек, ул теләк чынга ашты. Хәзер без гаиләдә 4 кеше. Яраткан ирем Ирек, үзем Ләйлә, улларым Самир, Сафар.

Самир җырлый:

Көннәр якты булсын өчен,

Ашлар тәмле булсын өчен,

Әни кирәк, әни кирәк.

Без улларыбыз өчен һәрвакыт үрнәк гаилә булачакбыз. Сез булдырасыз һәм без булдырачакбыз. Безнең девиз: Сәламәт тәндә, сәламәт акыл.

Безнең гаиләнең үз традицияләре бар: урман-кырларга җәяүләп сәяхәт итәргә яратабыз. Юлда йөргәндә без төрле файдалы үләннәр дә җыябыз. Җыйган үләннәрнең файдалары турында интернеттан укып беләбез. Иван-чәй, зверовой, мәтрушкә кебек үләннәр безне яшәртә. Шуңа күрә, безнең гаиләбез һәрвакыт яшь күңелле, ачык йөзле яшь чырайлы булып күренәбез дә. Без һәрвакыт 18 дә!!! Матур көннәрдә велосипедларда, балык тотарга, су коенырга, шашлыклар, уха ашлары пешереп ял итәбез,ә кышын без-чаңгыларда, тимераякта, чаналарда шуабыз. Яңа елны күбесенчә өйдә каршы алабыз. Бергәләп яңа ел өстәлен әзерлибез. Белмим, кыш бабай ничек үзенең буләкләрен алып килеп өлгерәдер 12дән соң барыбызга буләкләр таратабыз. Бу дөньяда мин иң бәхетле хатын-кыз, безнен гаилә – ул жылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Мин үземнең гаиләм белән горурланам.

Добавить комментарий