г. Рыбно-Слободский район, с. Верхне-Тимерлик

Место работы: учитель начальных классов - МБОУ «Верхне-Тимерлековская СОШ» Рыбно-Слободского района РТ

Супруг: Габдуллин Идрис Фархуллович, пчеловод - ИП «Сабирова»

Дети: Диляра (22 года), Ильмир (18 лет), Аида (10 лет)

Девиз семьи: Сделай мир лучше, начни всё с себя!.

Чем Вы гордитесь больше всего? Мы гордимся тем, что у нас крепкая и дружная семья.

Что бы Вы посоветовали молодым людям для создания крепкой семьи? Советуем быть терпеливее друг к другу, а уважение, прежде всего.

Какое напутствие вы дали бы своим детям на будущее? Никогда не унывать, дружить семьями, дать знать своим детям свое прошлое.

Ваш любимый афоризм. Без булдырабыз!

Что означает для вас Родина? Родина – это место, где мы родились и живём сейчас. Есть ещё малая Родина – эта наша деревня и в этой деревне есть наша семья, мы гордимся ею.

«Жизнь замечательной семьи Габдуллиных»

Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул – туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күзалдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендә авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләрдә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Безнең авыл бай тарихка ия. Шушы тарих белән без горурланабыз. Авылыбызда бик күп матур гаиләләр яши.

Ә мин үз гаиләм турында язасым килә. Минем өчен бар шундый зур хәзинә, дөньяда булган барлык асылташларга да алыштырмаслык нәрсә. Ул – минем яраткан, бердәнбер гаиләм! Безнең гаилә Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек авылында урнашкан. Гаилә - ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Безнең гаиләдә алты кеше. Өебездә иң өлкәне, хөрмәтлеләре – каенатам һәм каенанам. Аларга хәзер 87шәр яшь. Без аларны бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Әтидән кала Идрис (ирем) – гаилә башлыгы.

Авылда алар тәртипле, уңган, акыллы, хөрмәтле кешеләр булып саналганнар. Гомерләрен умартачылык эшенә багышлаганнар. Гаиләбезнең умартачылык тарихы борынгы бабаларыбызга барып тоташа. Шәйдулла Фәйзуллин – ул 1901 елда туган. Революциягә кадәр 100 баш умарта тоткан. Шушы һөнәрен аның улы Габдулла Шәйдуллин дәвам иттергән, шулай буыннан буынга күчеп килгән. Әти инде шушы нәсел һөнәрен дәвам иттергән. Фәрхулла әтинең улы Идрис, 1969 елда 4 нче бала булып дөньяга килә. Балачактан ук ул әтисе һөнәре серләренә төшенеп, умартачы эшен бик теләп башкара. Ул 2015 елда 130 баш умарта тота, хәзерге вакытта 50 баш умартаны карый, тәрбияли.

Әтиебез Фәрхулла Г.Тукай исемендәге колхозда башта тормыш иптәше – Оркыя белән бергә, аннары Идрис белән икесе эшләгәннәр. Фәрхулла әти шушы эшен яхшы башкарганы өчен төрле бүләкләргә дә лаек була. 1981 нче елның 25 мартында ул умартачылык эшендә зур уңышлар алган өчен Г.Тукай исемендәге премиягә лаек, ә 1984 елда ул район буенча иң күп бал җыючы була. Ул бу хезмәтен 47 ел башкара.

1996 елда килен булып төшкән көннәр әле дә хәтердә. Зурлап туйлар үткәрдек. 1997 елда олы кызыбыз Диләрә дөньяга килде, нинди сөенеч, әби-бабай мәш килә. Үсә төшкәч, Диләрә дә умартачылык серләренә төшенә башлады. 2000 елда уртанчыбыз туды, улыбыз Илмир. Малай бик шук булып үсте. Бабасы гел үзе белән умарта карарга алып чыга, я инде чүнниккә алып китә иде. Олы балаларыбыз Диләрә һәм Илмир, алар шушы эштә гел файда китереп торалар. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Балаларыбыз эшкә өйрәнеп үсәләр. Ә эшкә өйрәтергә кирәк! Эш белгән бала бәхетле бала ул. “Синең ничек итеп тормыш алып баруыңны күреп үссеннәр, юрганга карап аяк сузарга өйрәнсеннәр, эшне, хезмәтне яратып үссеннәр. Төрле гамәлләрне бездән күреп үсәләр, без аларны ничек хөрмәтләсәк, тәрбияләсәк, алар да безне шулай хөрмәтләр һәм тәрбияләр”,- ди өлкәннәребез. Һәрчак үзара сөйләшеп, киңәшләшеп, фикерләшәбез. Умартачыга иренеп ятарга ярамый, ул үзе дә кортлар кебек эшчән булырга, алар белән бергә эшләргә тиеш. Җәй көне тырышып бал җыйган нечкәбилләргә рәхмәтләр укый-укый бал уңышына сөенергә язсын иде.

Әле генә кебек, 2008 елда кечкенә кызыбыз Аидә дөньяга килде. Безнең иң тәмле җимешебезгә әйләнде. Үзе матур, тәмле телле кыз булып үсеп килә. Ул да, балның кайдан килгәнен, нинди хезмәтләр таләп ителгәнен аңлап шакката. Үскәч кем буласың дип сорыйлар: -“Умартачы булам”, - ди.

Килен булып төшкән көннән алып, мин бу эштән читтә калмадым. Табыннарга шифалы бал килгәнче, бөтен умартачы эшен дә башкарам. Ул хезмәт чисталык, төгәллек , тырышлык сорый торган хезмәт.

Мин үзем гади эшче гаиләсеннән әнием гомере буе сыер савучы булып эшләде,әтием – балта остасы. Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлагач, тәрбияче белемен үзләштердем һәм үзебезнең авылдагы “Акчарлак” приютында балалар тәрбиячесе булып 8 ел эшләдем. Аннан югары белем алып, 2009 елдан, шушы ук мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшлим. Мин бүгенге көндә чиксез бәхетлемен! Аны чагыштыру дәрәҗәсе дә, үлчәү бизмәне дә юк. Янәшәмдә мине яраткан күркәм гаиләм бар. Янымда мине аңлап, һәрчак ярдәм кулы сузган таянычым тормыш иптәшем Идрис белән 23 ел бергә иңне иңгә куеп гомер итәбез. Тулы бәхетебезнең бер өлеше, ул безгә борчу-хәсрәт китермичә сөендереп торучы 3 балабыз -багалмабыз. Аларның бүгенге көндә икесе - кызыбыз Диләрә Казан Авиация Университетының 4 курсын, улыбыз Илмир Казан кооператив техникумының 2 курсын тәмамладылар. Төпчегебез Аидә Югары Тегермәнлек мәктәбенең 4 сыйныфында укый. Йөрәккә ятышлы үгет-нәсихәтен биреп, догасыннан калдырмаучы каенанам, каенатам булганга, яраткан эшемнең, тормышның авырлыгын сизмим дә.

Бала тәрбияләгәндә дә беренче милли тәрбия бирүгә өстенлек бирәбез, улыбыз Илмир район күләмендә “Ак калфак “иҗтимагый оешмасы уздырган “Татар егете” бәйгесенең “Батыр егет” номинациясендә җиңүче булды. Ә Диләрә республика буенча “Умартчылык – гаилә һөнәре” дип аталган конференциядә 2 урынны алды.

Безнең хезмәтебез мәңге картаймас матурлык һәм шатлыгыбыз чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, шушы гаилә һөнәре безне бәйләп куйган.

Ә әби-бабайлар - гаиләдә иң зур хөрмәткә лаек кешеләр. Алар үз балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк. Өлкәннәрнең тәҗрибәсе, киңәше гаять күптөрле, катлаулы тормыш- көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә , уңышлы хәл итәргә ярдәм итә. Гаиләдә тынычлык иминлек булганда шундый да яшәве рәхәт. Ә гаиләнең иминлеге, бәхетле тормышы дөньяның тынычлыгы белән бәйле.

Шуңа күрәдер каенанамның һәрвакыт кабатлана торган сүзләре гел колагымда: “Дөньяда тынычлык, иминлек кенә булсын!”

Добавить комментарий