Апастовский район, д. Большие Коккузы

Место работы: домохозяйка

Супруг: Бинков Марс Илсурович, водитель автокрана - ООО ТНГ-групп «Ленское»

Дети: Сафия (14 лет), Илдар (13 лет), Умар (12 лет), Фатима (11 лет), Абу-бакр (8 лет), Гусман (6 лет), Латифа (5 лет), Мухаммадали (2 года), Амина (6 месяцев).

Девиз семьи: Всю жизнь вместе – и в горе и в радости!

Чем вы гордитесь больше всего? Больше всего гордимся прадедом - участником ВОВ, мужем - участником боевых действий в Чечне, старшим сыном - курсантом КЗСВУ.

Если бы у вас было много свободного времени, чтобы вы сделали? Больше времени поклонялось бы Всевышнему. Занялась бы ландшафтным дизайном, садом, огородом и верховой ездой.

На что похоже ваша семейная жизнь? Наша семейная жизнь похожа на большой муравейник, где у каждого свои обязанности и задачи.

Ваша детская мечта. С детства мечтаю поехать в Мекку, в Хадж.

Какое яркое событие (знакомство) повлияло на вашу судьбу? Знакомство с будущим мужем.

«Жизнь замечательной семьи Бинковых»

Гаилә – бәхет ачкычы, гомер чишмәсе.

Тату гаиләгә кайгы керми.

Мин, Бинкова Галия Марат кызы, 24 июль аенда 1983 елны Татарстан Республикасының Тәтеш районында дөньяга килгәнмен.Олы Тархан авылында ("Тарханская" суы урнашкан җир) 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан шәһәренең "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә белем алырга кердем.

2004 елда, апрель аенда Илдус хәзрәт Фәиз (авылдаш, күрше, укытучы) булачак тормыш иптәшем белән таныштырды. Шул елның июлендә изге Коръән сүрәләре белән никах мәҗлесе үтте.

Озак та үтми бер-бер артлы кыз, малайлар туып зур гаилә барлыкка килде.

Бөек Ватан сугышында бабаларыбыз катнашса, иптәшем Чечнә шәһәре сугыш кырында авырлыклар күреп чыныккан. Нәкъ шул вакытта, сугышның авырлыкларын, кайгы-хәсрәтләрен күреп  исән-имин кайтсам, зур, тату, иманлы гаилә корып җибәрер идем дип Раббыбызга дога кыла. "Әмииин" сүзләре вакыты туры килгән күрәсең.....

Безнең 9 бала (5малай, 4 кыз) әлеге көндә, Аллага шөкер (4  нче  бала кыз өйдә туды, иптәшем кабул итте).

Күп кенә кешедән: "Ничек шул кадәр күп бала белән җитешәсез? Авыр түгелме? Ярдәм итүче бармы?... дигән сораулар ишетергә туры килә.

Һәрбер бала, кеше үз ризыгы белән туа.

Аллаһ Коръән китабында: "Мин Үземнең бәндәләремә күтәрә алмаслык йөк бирмим" –ди.

Нәкъ шулай икәнне үзебез күрәбез.

Алдан гына авыр шикелле тоела ул. Яшәү дәверендә Раббыбыз Үз ризалыгыннан аермый, ярдәм итүче бәндәләрен көтмәгән җирдән китереп чыгара. Аллага шөкер. Мәсәлән 2016нчы елда Казанда яшәгәндә мөхтәрәм Рәис улы Илсур Метшин белән таныштырды.Ул исә өй җиһазлары белән тәэмин итте.

Ике ел элек матур табигать кочагына урнашкан Апас районы Зур Күккүз авылына күчеп кайтуга, район башлыгы идарәсе җитәкчесе  Рәшит Нәзипович сыер, газ котёлы бүләк итте һәм һәрдаим ярдәм итергә әзер.

Аллаһның рәхмәте яусын...

Гаилә – ул җылы учак. Учак яныны аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.

Добавить комментарий